Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Сак булыгыз, шәһәрдә - караклар

27 августтан башлап, безнең Түбән Камада ике хатын-кызның олы яшьтәге пенсионерларны алдалап, акча урлауның 5 очрагы теркәлгән. Бу төр җинаятьне эшләүдә Уфа шәһәрендә 1965 елда туган, хәзерге вакытта Ульяновск өлкәсенең Новочеремшан авылында яшәүче Касперская Роза Николаевнадан һәм Киров өлкәсеннән булган Жукова Раиса Александровнадан (1977 елгы) шикләнелә. Соңгы вакытта алар Алабуга,...

27 августтан башлап, безнең Түбән Камада ике хатын-кызның олы яшьтәге пенсионерларны алдалап, акча урлауның 5 очрагы теркәлгән. Бу төр җинаятьне эшләүдә Уфа шәһәрендә 1965 елда туган, хәзерге вакытта Ульяновск өлкәсенең Новочеремшан авылында яшәүче Касперская Роза Николаевнадан һәм Киров өлкәсеннән булган Жукова Раиса Александровнадан (1977 елгы) шикләнелә. Соңгы вакытта алар Алабуга, Зәй, Әлмәт шәһәрләрендә дә шундый төр «кәсеп» белән шөгыльләнгән булырга тиешләр.
Шәһәребездә соңгы очрак 17 сентябрьдә булган. Анысында алар, бер пенсионер әбинең квартирына кереп, үз күзе алдында 5500 сум акчасын «чистартып» чыкканнар. Тукай урамындагы 4нче йортта яшәүче 1932 елгы ул әби, соңарып булса да, эчке эшләр идарәсенә мөрәҗәгать иткән һәм җинаять эше кузгатылган.
Әби үзе аңлатуынча, 17 сентябрьдә көндезге сәгать икеләр тирәсендә ул квартирыннан чыгып, аптекага таба атлый. Йорт янында аңа таныш булмаган бер хатын эндәшә. Урта тулылыктагы гәүдәле, көлсу төстәге кофта һәм итәк кигән, башына яулык япкан ул хатын бу әбигә кызыннан күчтәнәч алып килгәнен әйтә. Сүз уңаеннан, әбинең өч баласы да Россиянең башка төбәкләрендә яши.
Чирләп киткәнен, шуңа күрә башта аптекага керергә тиешлеген искәртүче әбигә ул хатын, үзен машина көтеп торганын, шунлыктан, вакыты бик аз икәнен әйтеп, кулыннан җитәкләп үк ала. Шуннан соң, алар бергәләп әбинең квартирына керәләр.
Квартирга керүгә, теге хатын бал алып килгәнен әйтеп, аны салу өчен пыяла банкалар сорый.
Әби балконга чыгып, банкалар алып керә һәм аларны юу өчен ваннага юнәлә. Шулчак квартир ишегендә тагын бер хатын күренә. Өйдәге хатын әлеге тулы гәүдәле, шулай ук, кара тутлы йөзле, чәчәкле күлмәк кигән ул хатынның да үзе белән килгәнен әйтә. Хатыннарның бу икенчесе, әбинең үзенә карап торганын күргәч, банкаларны юарга кирәклеген исенә төшерә, әби банкаларны юганда ванна бүлмәсе ишеге янында торган килеш, аның ничек юганын карап тора, җитмәсә әле, банкаларны җентекләп, кат-кат юарга кирәген дә искәртә.
Әби юылган банкаларын күтәреп юыну бүлмәсеннән чыгышлый, үзенә ияреп квартирга кергән беренче хатынның кунак бүлмәсеннән чыкканын абайлап ала. Ул арада аның кулдашы үзенә урындык бирергә куша.
Әби урындык күтәреп чыкканда, чакырылмаган кунак-лардан инде җилләр искән була... Аптырап калган әби кунак бүлмәсендәге тәрәзә төбендә торган сумкасын ачып карый һәм андагы 5500 сум акчасының юкка чыкканын күрә. Акчасын теге ике хатынның урлаганын шунда ук аңлап ала ул. Кинәт кенә хәле бетеп, урынга егыла һәм ике көн кузгала алмый ята. Шунлыктан полициягә дә соңарып хәбәр итә.
Түбән Камада беркеме дә булмаган бу әби, участок полицейскиеның үз квартирына ике мәртәбә килеп, мошенниклардан сак булырга кирәклеген кисәткәнен исенә төшерә, тик инде эш узган була...
Шуңа охшаш очраклар турында «Туган як» газетасында әледән-әле язып торсак та, тагын бер мәртәбә кисәтәбез: таныш булмаган кешеләр белән ачылып китеп сөйләшмәгез, аларны үз квартирыгызга чакырмагыз, ишекне теләсә кемгә ачмагыз!
Ә инде фотодагы бу ике карак хатын турында нәрсә дә булса белүчеләрнең 8(8555)49-25-01, 8(8555)49-25-02, 8(8555)49-25-03 номерлары белән полициягә шалтыратулары сорала. Кесә телефоннарыннан Түбән Кама полициясенә шалтыратканда, түбәндәге номерларны җыярга: 8(8555)400-200 яки 102 (МТС), 02 яисә 020 (МЕГАФОН), 002 (БИЛАЙН), 020 (НСС).
Булат НӘБИУЛЛИН,
Түбән Кама эчке эшләр идарәсе хезмәткәре.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев