Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Полиция хәбәр итә

Суга батып үлгән 3 августта 13.45 сәгатьтә «Шинник» ял базасы тирәсендә Кама елгасында бер ир баткан. Яр буендагы халык күз алдында суда баткан кеше - Түбән Каманыкы. 1980 елгы ул ир-атның гәүдәсен эзлиләр. Машиналы була, янәсе... 28 июльдә интернеттагы «Аvito.ru» сайтындагы игъланга ышанып, 1972 елгы беркатлы ир үзенең 20 мең...

Суга батып үлгән
3 августта 13.45 сәгатьтә «Шинник» ял базасы тирәсендә Кама елгасында бер ир баткан.
Яр буендагы халык күз алдында суда баткан кеше - Түбән Каманыкы. 1980 елгы ул ир-атның гәүдәсен эзлиләр.
Машиналы була, янәсе...
28 июльдә интернеттагы «Аvito.ru» сайтындагы игъланга ышанып, 1972 елгы беркатлы ир үзенең 20 мең сум акчасын билгесез бәндәләргә күчергән.
Әлеге сайтта 2005 елда эшләнгән «ино-марка»ны Киров шәһәрендә яшәүченең 320 мең сумга сатуы турында укыгач, ул шалтырата. Үзен Павел дип таныштырган итагатьле егет, авыру әтисенә дару алырга кирәклеген әйтеп, акча күчерүен сорый... Вахитов урамындагы «Сбербанк»ка барып, касса аша. Павел әйткән счетка 10 мең сум күчерә һәм шалтыратып, акча җибәргәнен әйтә. Павел дигәне акчаның килеп җитмәгәнен әйтә. Шуннан соң, машиналы булу хыялы белән янучы бу кеше хатынының картасыннан да 10 мең сумны «Барс» кибетендәге терминал аша, күчерә. Төнлә тагын теге Павел шалтырата, акча сорый. Акча күчерә алмавын әйткәч тә, ул аңа әле берничә мәртәбә шалтырата. Павелның туктаусыз шалтыратуы, ахыр чиктә, түбәнкамалыны шиккә төшерә.
Чыннан да, 1972 елгы ирне алдартазлар төп башына утыртканнар - аның 20 мең сумын үзләштергәннәр. Югый-сә, бу ирнең мошенниклар турында ишеткәне, «Авито» сайтында да, банкоматларда да кисәтүле рекламаларны күргәне булган.
Монысы да - «Авито» аша
18-26 июльдә 1992 елгы түбәнкамалы да, «Аvito.ru» сайтындагы белдерүгә алданып, 24 мең сумыннан колак кага.
Ул үзенең «Форд Фокус -3» маркалы автомашинасына кирәкле двигательне (ДВС) сатучы барлыгын белгәч, белдерүдә күрсәтелгән номерга шалтырата. Үзен Вадим Шустов дип атаган кеше, чыннан да, андый товар барлыгын, әмма аны алу өчен башта акча күчерергә кирәклеген әйтә. Сату-алуны рәсмиләштерә торган килешүне электрон почта аша юлларга булалар... Ике арада килешү төзелә, анда ДВСның бәясе 24 мең сум дип язылган була. Электрон почтада ул Вадим белән түгел, ә Свердловскида яшәүче икенче берәү белән языша. Ул кеше әле үз паспортының беренче бите күчермәсен дә юллый... Сатучыга түләргә тиешле акчаны «Сбербанк»ның Корабельная урамындагы 8нче йортта урнашкан филиалына барып күчерә. Вадим Шустов ДВСны почта аша салып җибәрергә вәгъдә итсә дә, соңыннан телефонын алмый. 1992 елгы елгы егет тә үзенең алдартазлар кармагына капканын аңлый...
Хөрмәтле түбәнка-малылар!
Истә тотыгыз: билгесез кешеләр счетына акча күчерергә ярамый! Нәрсә дә булса сатып алырга җыенасыз икән, товарны карап бәяләү, документларын тикшерү өчен, сатучысы белән очрашыгыз. Әгәр дә шикләнсәгез, өстәвенә, алдан акча түләп куюыгызны таләп итсәләр, ул товар сезнең өчен бик арзанга төшә торган булса да, алыш-бирештән шунда ук баш тартыгыз.
Булат НӘБИУЛЛИН,
Түбән Кама эчке эшләр идарәсе хезмәткәре.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев