Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Полиция хәбәр итә

Тау чыршысын урлаган 15 сентябрьдә кичке сәгать 4тә эчке эшләр идарәсенең дежур частена Лемаев мәйданындагы декоратив агачны урлаулары турында хәбәр иткәннәр. Вакыйга урынына килеп җиткән полиция хезмәткәрләре мәйдан буенча урнаштырылган күзәтү камералары язмаларын караган. Шуларның берсендә җинаять кылынган вакыттагы язма калган. Тиз арада, җинаятьтә шикләнелеп, 28 яшьлек ир-егет кулга алынган....

Тау чыршысын урлаган

15 сентябрьдә кичке сәгать 4тә эчке эшләр идарәсенең дежур частена Лемаев мәйданындагы декоратив агачны урлаулары турында хәбәр иткәннәр.
Вакыйга урынына килеп җиткән полиция хезмәткәрләре мәйдан буенча урнаштырылган күзәтү камералары язмаларын караган. Шуларның берсендә җинаять кылынган вакыттагы язма калган. Тиз арада, җинаятьтә шикләнелеп, 28 яшьлек ир-егет кулга алынган. Урланган тау чыршысы да анда булган.
Хәзер каракка карата җинаять эше кузгату-куз-гатмау мәсьәләсе хәл ителә. Китерелгән зыян 17 000 сум тәшкил итә. Шунысы да бар: 6 ел элек ир караклык өчен бер мәртәбә хөкем ителгән.
Туган шәһәребезне тагын да матуррак, ямьлерәк, горурланырлык итүгә күпме кешеләрнең хезмәте куела! Булганның кадерен белик! Гүзәллекне саклауга һәрберебез, хәлдән килгәнчә үз өлешебезне кертик.
Эчке эшләр идарәсенең матбугат хезмәте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X