Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Полиция хәбәр итә

Кем гаепле? 7нче мәктәп ашханәсендә 7нче сыйныф укучысы билгесез матдә белән пешкән. Химик пешү эзләре белән ул хастаханәгә озатылган. 14 яшьлек үсмернең башы, муены, җилкәсе, аркасы, корсагы җәрәхәтләр белән тулган. Сүзләре буенча, кием эченә порошокны мәктәп укучылары салган. Малай аны юарга киткән, әмма әлеге матдә су белән реакциягә кергәч, тәне...

Кем гаепле?
7нче мәктәп ашханәсендә 7нче сыйныф укучысы билгесез матдә белән пешкән. Химик пешү эзләре белән ул хастаханәгә озатылган.
14 яшьлек үсмернең башы, муены, җилкәсе, аркасы, корсагы җәрәхәтләр белән тулган. Сүзләре буенча, кием эченә порошокны мәктәп укучылары салган. Малай аны юарга киткән, әмма әлеге матдә су белән реакциягә кергәч, тәне яна башлаган. Шикләнүчеләр арасында 6 кеше. Әмма ашханәдә видеокүзәтү юк икән. Мәктәп җитәкчелеге әйтүенчә, узган пәңҗешәмбе пешсә дә, укучы җомга көнне мәктәпкә килгән. Нигәдер, әбисе табибларга мөрәҗәгать итмәгән. Моны укытучылар эшләгән. Укучылар да, мәктәп хезмәткәрләре дә берни күрмәүләре турында әйтә. Яшүсмернең нәкъ менә мәктәптә пешкәнен дәлилләүче фактлар да юк. Мәктәптә тикшерү башланган.
Рәшәткә артына
5 елга Түбән Кама шәһәре суды зур авария сәбәпчесе булган машина йөртүчегә хөкем карары чыгарды. Быел май аенда Сухрау авылы янында зур тизлек белән баручы «Лада Калина» һәм «Фольксваген» бәрелешкәннәр иде.
Чит ил машинасының 29 яшьлек йөртүчесе һәм ике пассажиры һәлак була. Автомобиль үзе тимер өеменә әйләнә. «Калина» йөртүче авыр хәлдә хастаханәгә озатыла. Бу вакытта трасса буенча барган автобуска да «эләгә». Тикшерү күрсәткәнчә, авариядә «Калина» йөртүче гаепле. Алдагы машинаны узар өчен, ул юлның каршы ягына чыккан.
Суд карары буенча, җинаятьче алдагы 5 елын колониядә үткәрәчәк. Моннан кала ул һәлак булган кешеләрнең туганнарына бер миллион ярымнан артык сум акча түләргә тиеш.
Берни дә хәтерләми, имеш
Химиклар урамындагы 8а йортында 61 яшьлек хатын мәете табылган. Билгеле булганча, бирегә салырга яратучылар еш килә торган булган. Үтерүчене тиз ачыклаганнар.
Җинаятьче үтергән һәм урлаган өчен берничә мәртәбә хөкем ителгән 56 яшьлек адәм булып чыккан. Ул рәшәткә артында 30 ел гомерен уздырган инде.
Тикшерү вакытында ачыкланганча, үтерелгән ханым янына кунакка әлеге ир һәм тагын бер хатын килгән. Кәеф-сафа корып утырганда бәхәс чыккан, аннары хуҗабикә белән кунак ир сугыша башлаган. Дустын якларга маташкан кунак хатынга да эләккән. Җинаятьче әйтүенчә, аннан соң ни булганын ул хәтерләми. Ызгыштан соң, танышы белән аракы эчеп, фатирдан чыгып китә.
НТР сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев