Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Күзләренә ак-кара күренми

Соңгы вакытта машина руленә кунаклаган хәсрәт йөртүчеләрнең күзләренә ак-кара күренми башлады, берьюлы әллә ничә җәяүлене бәрдереп үтүне чүпкә дә санамыйлар. "Права"лы булу гына әле машина рулендә юлдагы теләсә нинди хәлдә дә югалып калмаячак кеше утыра дигән сүз түгел шул... 21 мартта кичке тугызлар тирәсендә Гагарин урамындагы "Эластик" автобус тукталышы янында,...

Соңгы вакытта машина руленә кунаклаган хәсрәт йөртүчеләрнең күзләренә ак-кара күренми башлады, берьюлы әллә ничә җәяүлене бәрдереп үтүне чүпкә дә санамыйлар. "Права"лы булу гына әле машина рулендә юлдагы теләсә нинди хәлдә дә югалып калмаячак кеше утыра дигән сүз түгел шул...

21 мартта кичке тугызлар тирәсендә Гагарин урамындагы "Эластик" автобус тукталышы янында, Лесная урамы ягыннан килә торган "ЛАДА-2172302", юл аша үзләренә тиешле урында чыгучы өч җәяүленең өстенә барып менгән. Машина рулендәге 1989 елгы бәндәнең башын хәмер тәмам томалаган, күрәсең, ул светофорның яшел утын да, юлдагы кешеләрне дә "күрмәгән". Шул хәсрәтнең мәнсезлеге аркасында, 1983 елгы хатын-кызның уң кулбаш сөяге һәм уң як балтыры сынган; 1962 елгысының баш мие селкенгән, куллары, оча сөякләре сынган; 2008 елгысының уң як боты һ.б. бик каты бәрелгән.

17 мартта Вокзальная урамындагы 14б йорты каршында "БОГДАН-211040"ны рулендәге 1970 елгы йөртүче тиеш урында олы юлдан чыгып килүче 1998 елга җәяүлегә юл биреп тормаган.

19 мартта Октябрьнең 50 еллыгы урамындагы 11нче йорт тирәсендә дә рулендә 1966 елгы бәндә булган "Лада Гранта" юлның җәяүлегә рөхсәт ителмәгән урыныннан чыгучы 1937 елгы әбине таптаткан. Шок хәлендәге җәяүле дәваханәгә озатыла. Аның кабыргалары, уң кулы, терсәге, уң як боты сынган.

20 март кичендә Тынычлык урамының 77нче йорты каршында, номеры билгесез булган аксыл яшел төстәге "Дэу Матиз" автобусы юл аша җәяүле өчен тиешле урыннан чыгучы 2001 елгы кызны бәрдергән.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев