Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Исереккә диңгез тубыктан

Гагарин урамындагы «Эссен» сәүдә үзәге янында «Лада Гранта» автомобиле, каршы як юлга чыгып, 5а маршруты буенча килүче «НефАЗ» автобусы белән бәрелешкән.

Ике йөртүче һәм җиңел машина пассажиры авыр җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатылган. Бәхеткә, бу вакытта автобус салонында пассажирлар аз булган, алар барысы да утырып барганга, зыян күрмәгән. Кондуктор җиңелчә җәрәхәтләнгән, аңа урында ярдәм күрсәтелгән. Ә менә «Гранта» кузовы тулысынча диярлек изелгән, бигрәк тә йөртүче ягына «эләккән». Шунысы да бар: шаһитлар җиңел машина йөртүчене бу вакытта исерек булган диләр. Тикшерү бара.
Мәгълүмат һәм фото НТР сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев