Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Бәхетсезлек очрагы

Җиде яшьлек кыз бишенче каттан егылып төшкән.

Вакыйга Мурадьян урамындагы 16 нчы йорт­та булган. Табиблар урынга тиз арда килеп җиткән. Сул балтыры сынган һәм үпкәләре җәрәхәтләнгән баланы реанимациягә салган­нар. Бәхеткә, кыз аңында, табиблар аның үзе ашавын да хәбәр иттеләр.

Билгеле булганча, ул башка балалар белән балконда уйнаган. Ачык тәрәзәнең челтәренә таянгач, шул челтәр белән тәрәзәдән төшеп киткән. Моны берничә кеше күреп алган. Пен­сионер Валентина Шашина әйтүенчә, кызчык башта хәрәкәтсез яткан, аннары селкенә баш­лаган, ярдәмгә якында эшләгән төзүчеләр дә килеп җиткән.

Табиблар түбәнкамалыларны балаларны ка­раусыз калдырмавын сорый. Ничек кенә эссе булса да, тәрәзәләрне тутырып ачмагыз – москит челтәре хәтта сабыйны да саклап кала ал­маячак.

Фото https://ntr-24.ru/ сайтыннан алынды

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев