Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Безгә – код, сиңа – акча

70 яшьлек ир банк картасындагы акчасын саклап калам дип, аны алдакчыларга күчергән.

Кичен аңа билгесез хатын шалтыратып, үзен «ВТБ» банкы хезмәткәре дип таныштырган һәм билгесез кешеләрнең банк картасыннан акчасын урларга теләүләрен әйткән. Хатын ирне куркынычсызлык хезмәте белән «тоташтырган». Анда аңа: «Картагызны яптык, сез SMS-хәбәрдә килгән саннарны әйткәч, акча кайтачак», – дип аңлатканнар. 
Ир кушканча эшләгән. Кодларны әйткәч, шикләнеп, «хезмәткәр»гә банкка үзе барачагын әйткән һәм шалтыратучының үгетләвенә карамыйча, трубканы куйган. Ә икенче көнне «ВТБ» банкына килгәч, картасыннан 20300 сум юкка чыкканлыгын белгән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев