Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Акчага алданып

Интернет аша эш итүчеләр дә җитәрлек. Алар ниндидер әйбер тәкъдим итеп, башта акча түләүне сорый, нәтиҗәдә корбан әйберсез дә, акчасыз да кала. Яки дустыннан телефонына акча салуны үтенә - болары кеше аккаунтын җимереп керүчеләр. Әмма түбәндәге хәл бераз башкачарак булган. 69 яшьлек түбәнкамалы танышлары һәм дуслары белән «Одноклассники» социаль челтәрендә...

Интернет аша эш итүчеләр дә җитәрлек. Алар ниндидер әйбер тәкъдим итеп, башта акча түләүне сорый, нәтиҗәдә корбан әйберсез дә, акчасыз да кала. Яки дустыннан телефонына акча салуны үтенә - болары кеше аккаунтын җимереп керүчеләр. Әмма түбәндәге хәл бераз башкачарак булган.
69 яшьлек түбәнкамалы танышлары һәм дуслары белән «Одноклассники» социаль челтәрендә аралышып тора. Анда ул үз исеме белән теркәлгән. Чиләбе өлкәсендә яшәүче дустыннан «60 сумлык бүләкләр алсаң, банк картасына 1000 сумны кире кайтарачаклар», - дигән хат килгәч, кызыксынган. «Дус»ты кәрәзле телефон, аннан «Сбербанк» номерын сорап хәбәр җибәргәч тә, шикләнмәгән. Шул ук кешедән кәрәзле телефонның 900 номерына «Справка» сүзен яза алмагач, күршесен чакырган. Анысы сүзне язып, күрсәтелгән номерга җибәргән.
Бераздан хатынга пластик картасыннан акчасы алынуы турында смс-хәбәрләр килә башлаган. Нәтиҗәдә, пенсионер хатын 16 400 сумыннан колак каккан. Аннан гына ул хатларның дустыннан түгел, ә ниндидер башка кешедән килүен аңлаган. Җинаятьчеләр дустының социаль челтәрдәге битенең күчермәсен ясаганнар. Чиләбеле исә әлеге хатлар турында берни белмәгән.
Алдау корбаны банк офисына барган, анда чыннан да акчаның юкка чыгуын раслаганнар һәм полициягә мөрәҗәгать итәргә кирәклеген әйткәннәр.
 
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев