Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Закон сагында

Вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская Түбән Камага килеп, Корабельная урамындагы 13 нче йорттагы тулай торакны караган.

Ул бер ир шалтыратып зарлангач, торакның торышын тикшерергә булган. Түбәнкамалы башта Сәрия ханым белән очрашкан, аннары шалтыратып, шәхсән килүен үтенгән.
Вәкаләтле вәкил тулай торакка ярдәмчесе һәм җирле җитәкчеләр – шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Салаватов; Төзелеш, торак-коммуналь хезмәтләр һәм төзекләндерү департаменты Олег Егоров; «Жильё» һәм «Вокзальная-2» идарәче компанияләр директоры белән килгән.
Ир кунакларны каршы алып, җимерек душ бүлмәләрен күрсәткән. Идән плитәләре ватылган, тәрәзә рамнары искергән, вентиляция эшләми... Кешеләр менә шундый шартларда яшәргә мәҗбүр.
«Күпфатирлы йортның ремонты буенча да идарәче компанияләргә сорауларым булыр әле», дип язган Инстаграм битендә Сәрия ханым.
Гомумән, душ бүлмәләре «кыйссасы» әле 2019 елның апрель аенда башланган. Ремонт ясарга Түбән Кама прокуратурасы да кушкан булган, тик менә эш һаман башлана алмый.

Фото: https://ntr-24.ru/

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев