Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Юлларда куркыныч

Узган атнада безнең юлларда 132 авария булган, машина йөртүчеләрнең 17се исерек хәлдә «гаишник»ларга эләккән, 211е җәүялеләргә юл бирмәгән, 82се балаларны махсус җайланмасыз утыртып йөрткән. Машинадагыларның 212се иминлек каешын эләктермәгән, җәяүлеләр дә калышмаган - 149 кеше юл йөрү кагыйдәләрен бозган, вакытында штрафларын түләмәгән 17 кеше административ җаваплылыкка тартылган. 14 июльдә иртәнге...

Узган атнада безнең юлларда 132 авария булган, машина йөртүчеләрнең 17се исерек хәлдә «гаишник»ларга эләккән, 211е җәүялеләргә юл бирмәгән, 82се балаларны махсус җайланмасыз утыртып йөрткән. Машинадагыларның 212се иминлек каешын эләктермәгән, җәяүлеләр дә калышмаган - 149 кеше юл йөрү кагыйдәләрен бозган, вакытында штрафларын түләмәгән 17 кеше административ җаваплылыкка тартылган.
14 июльдә иртәнге өчләр тирәсендә Тынычлык-Вахитов урамнары чатында «Фольксваген Поло» рулендәге 24 яшьлек берәү, салган баштан машина белән идарә итә алмыйча, бордюрга килеп менә һәм машинасы каплана. Алдагы утыргычта утырган 22 яшьлек пассажир (иминлек каешы эләктерелмәгән була) тән җәрәхәтләре алып, дәваханәгә озатыла.
Шул ук көнне кичке дүртенче яртыда Гагарин урамыннан Менделеев урамына борылганда «ГАЗ 274711» рулендәге 59 яшьлек машина йөртүче светофорның яшел төсенә чыгып килүче 7 яшьлек кызга юл биреп мәшәкатьләнми. Төрле тән җәрәхәтләре алган бала дәваханәгә озытала.
16 июльдә төнге сәгать уникеләр тирәсендә Студенческая-Корабельная-Корабельная роща-Дмитриевка юлында «ВАЗ 21150» рулендәге 28 яшьлек берәү югары тизлектә юл читенә төшеп каплана һәм баганага бәрелә. Нәтиҗәдә, машина йөртүчене һәм аның 43 яшьлек пассажирын авыр тән җәрәхәтләре белән дәваханәгә китерәләр.
19 июльдә көндезге өченче яртыда Рифкать Гайнуллин урамында «снегоболотоход»ка утырган 21 яшьлек берәү Южная урамыннан Корабельная урамына таба бетон юлдан барганда идарәне югалтып, юл читенә төшә. Аның 16 яшьлек пассажиры сул кулы һәм бармаклары сынып дәваханәгә озатыла.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев