Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Юлларда...

Юллардагы алты авариядә Узган атнада безнең юллардагы транспорт белән бәйле авариядә 6 кеше имгәнгән. Атна дәвамында исерек хәлдә машина йөртүчеләрдән 15е "гаишниклар"га килеп капкан, 84 йөртүче юл аша җәяүлене чыгару өчен машинасын туктатуны киркәксенмәгән. 27 гыйнвар кичендә Беренчелщр урамындагы 1нче бина каршында "Лада Гранта"ны йцртъче 1982 елгы бәндә, тиешсез урында...

Юллардагы алты авариядә

Узган атнада безнең юллардагы транспорт белән бәйле авариядә 6 кеше имгәнгән. Атна дәвамында исерек хәлдә машина йөртүчеләрдән 15е "гаишниклар"га килеп капкан, 84 йөртүче юл аша җәяүлене чыгару өчен машинасын туктатуны киркәксенмәгән.

27 гыйнвар кичендә Беренчелщр урамындагы 1нче бина каршында "Лада Гранта"ны йцртъче 1982 елгы бәндә, тиешсез урында юл аша чыгып килүче 1953 елгы хатын-кызны таптата. Бот сөяге сынган салмыш җәяүле дәваханәгә озатыла.

28 гыйнвар иртәсендә Сүбәләк юлында, Чаллы ягына таба баручы "Деу Джентра" рулендәге 1977 елгы адәм дә, җәяүле өчен тиеш җирдә юл аша чыгучы 1968 елгы ирне бәрдерә. Аягы имгәнгән ир дәваханәгә илтелә.

1 февраль кичендә Вахитов һәм Гагарин урамнары чатында, 1987 елгы ир-ат, үзенең "ВАЗ-211440" машинасы белән, 1978 елгы җәяүлене бәрдерә. Ул ир светофорда кызыл ут янганда юлны кисетереп чыкмакчы булган.

Машиналарны да "кулга алалар"

Узган елны ГАИ салган штрафларын вакытында түләмәгән өчен, 9 кешенең автомобиленә арест салынган, 183 кеше чит илгә чыгудан мәхрүм ителгән. Ә быел 1989 елгы түбәнкамалының «ВАЗ-2107» автомобиленә суд приставлары арест салганнар.

"ВАЗ-2107"нең хуҗасы, исерек хәлдә кабат машина йөрткәне өчен үзенә салынган 50 мең сум штрафны түләмәгән. Арест салынганнан соң, 10 көн эчендә штрафын түләмәсә, аның автомобилен сатып, бурычын каплаячаклар.

ГАИдагылар, административ хокук бозуларга кагылышлы кодексның 20.25нче статьясына (1нче часть) нигезләнеп, административ штрафны законда билгеләнгән вакытта түләмәгән очракта, штраф суммасының ике мәртәбә арттырылуы (әмма 1 мең сумнан да кимрәккә түгел), яки 15 тәүлеккә кадәр арест салынуы, яисә 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшкә тартылуы турында кисәтәләр. Шуның белән бергә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен тиешле штрафны да түләтәләр. Ә инде штраф түләмәгән очракта, материал суд приставларына тапшырылып, алар штраф түләүне сузып килүченең машинасына арест салалар, яки чит илгә чыгу хокукын чиклиләр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X