Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Юл бирегез

ЮХИДИ инспекторлары «Шәһәр электр транспорты» хезмәткәрләре белән куркынычсызлык рейды уздырганнар.

Машина йөртүчеләргә алар тимер юл аша узу кагыйдәләрен искә төшергән.
Ел башланды гына, ә ике ай эчендә трамвай һәм машиналар катнашында биш авария теркәлгән. Күпчелек очракта нәкъ менә машина йөртүчеләр гаепле.
Рейд Химиклар-Вахитов урамы боҗрасында узган. Нәкъ менә бу урында аварияләр еш була.
– Трамвай юлы ике юл аша уза, өстәвенә боҗра буенча машиналар күп йөри. Шуңа да бу урында аварияләр була, – дип аңлата шәһәр электр транспорты предприятиесенең юлда йөрү куркынычсызлыгы баш ревизоры Вячеслав Темников.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ленар Әхмәтов фикеренчә, җәмәгать транспортына һәрвакыт юл бирергә кирәк.

Фото: https://ntr-24.ru/#

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев