Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

ЮХИДИ хәбәр итә

Юл кагыйдәләрен аңлатканнар Түбән Кама ЮХИДИ хезмәткәрләре «Куркынычсызлык дәресе» уздырганнар. 23нче мәктәпнең сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле булган 5-7нче класс укучыларына алар юллардагы җитди хәлләр, кышын урамнарда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү, яктылык кайтара торган элементларны куллануның әһәмияте турында сөйләгәннәр. Балалар исә белемнәрен викторинада күрсәткәннәр. Очрашу истәлеге итеп аларга төсле китаплар бүләк ителгән....

Юл кагыйдәләрен аңлатканнар
Түбән Кама ЮХИДИ хезмәткәрләре «Куркынычсызлык дәресе» уздырганнар.
23нче мәктәпнең сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле булган 5-7нче класс укучыларына алар юллардагы җитди хәлләр, кышын урамнарда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү, яктылык кайтара торган элементларны куллануның әһәмияте турында сөйләгәннәр. Балалар исә белемнәрен викторинада күрсәткәннәр. Очрашу истәлеге итеп аларга төсле китаплар бүләк ителгән.
 
Юл бирмәсәң
15 февральдә иртәнге 8 сәгать тирәсендә Промзонада «Кама» сәүдә йорты каршында Скания R440 автомобиле йөртүчесе төп юл буенча баручы машинага юл бирмичә, КамАЗга бәрелә.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә КамАЗ йөртүчесенең умыртка баганасының бил ягы, аяк балтыры җәрәхәтләнә, ул травма бүлегенә озатыла.
 
Алкоголь яхшылыкка илтми
16 февральдә кичке алтыларда шәһәрдә Спорт урамындагы 4нче йорт каршында исерек килеш рульгә утырган LADA GRANTA автомобиленең 60 яшьлек йөртүчесе, Актүбә урамы ягыннан зур тизлек белән барганда «Калина» машинасына барып бәрелә.
Анысы, үз чиратында, НефАЗ автобусына килеп керә. Бу вакытта автобуста 20ләп кеше була. Бәхеткә, юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, сәламәтлекләренә зур зыян килүчеләр булмый. Әйтергә кирәк, ел башыннан рульгә исерек килеш утырган 91 машина йөртүче ачыкланган, шуларның 12сенә беркетмә кабат төзелгән.
Ландыш ФӘРХЕТДИНОВА.
ЮХИДИ пропаганда бүлеге хезмәткәре.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев