Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Ялгышулар ашыгудан була

Г.Тукай исемендәге уку һәм ял паркы янында машина баланы бәрдергән.

ЮХИДИ бүлеге хәбәр итүенчә, «КИА» автомобиле юл аша велосипедта узып баручы 10 яшьлек малайны бәрдергән. Нәтиҗәдә, бала җәрәхәтләнеп, хастаханәгә озатылган.
Шушы көннәрдә тагын бер 14 яшьлек үсмер «Велики» паркы янында машина көпчәге астында калып, җәрәхәтләнгән. Автомобиль йөртүче авария урыныннан качса да, күпмедер вакыттан соң аны тапканнар. 21 яшьлек егет руль артында нибары дүрт ай гына йөри икән. Бу вакыт эчендә ул юл кагыйдәләрен бозган өчен, биш тапкыр штрафка тартылган инде.
Түбән Камада Менделеев һәм Химиклар урамнары киселешендә «Форд» автомобиле һәм трамвай бәрелешкән. Чит ил машинасы икенче рәттән чыгып, якынлашучы трамвай алдына ук килеп басуын якындагы автомобиль видеорегистраторы яздырып алган. «Форд» йөртүчесе бәрелмәс өчен машинасын борырга тырышса да, халык әйтмешли «ашыгып ашка пешкән».
Ә «Мазда» машинасы вакланып тормаган, «Ашыгыч ярдәм» белән бәрелешкән. Авария Вахитов урамы чатында теркәлгән. Шаһитлар әйтүенчә, чит ил машинасы тизлекне арттырып барган, шуңа күрә «Ашыгыч ярдәм» машинасын абайламыйча калган һәм ян ягына бәрелгән. «Ашыгыч ярдәм» эчендәге йөртүче, фельдшерлары һәм авыру белән газонга «очкан». Авыруны хастаханәгә илтеп җиткерер өчен, тагын бер машина чакыртырга туры килгән. Бәхеткә, авариядә зыян күрүче булмаган.

Фото: https://ntr-24.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X