Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Ялган коньяк эчеп, аңын җуйган

Узган якшәмбедә 16 яшьлек түбәнкамалы суррогат коньяк эчеп агуланган.

Аңын җуйган яшүсмер кызны балалар хастаханәсенә китерәләр. Аның организмында кеше организмы өчен бик зыянлы метанол табылган. Икенче көнне аның 29 яшьлек дус кызы да табибларга мөрәҗәгать итә. Бүгенге көндә балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге хезмәткәрләре яшүсмер кызның зурлар белән спиртлы эчемлекләр эчү сәбәбен ачыклыйлар. Ә полиция ялган коньякның кайда-ничек ясалганын һәм кем тарафыннан сатылганын тикшерәләр. Бу агулы спиртлы эчемлекне эчеп тагын агуланучылар ихтималы бар. Шуңа күрә, шикле, кайда ясалганы, составы билгесез нәрсәләр эчеп сәламәтлегегезне куркыныч астына куймагыз. Ә иң яхшысы сәламәт яшәү рәвешенә өстенлек бирегез.

Фото:https://ntr-24.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев