Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Җәяүлеләрне таптаталар

31 август - 6 сентябрь атнасында Түбән Кама юлларында хуҗаларына матди зыян китергән 103 авария булган. Рульдәгеләрнең 18е исерек хәлдә «гаишник»ларга килеп капкан, 102се җәяүлеләргә тиеш урында юл биреп вакланмаган (җәяүлеләрдән 69ының юлда йөри белмәве ачыкланган), 44е балаларны махсус җайланмасыз йөрткән, 271 кеше иминлек каешын эләктереп тормаган. 1 сентябрьдә көндезге...

31 август - 6 сентябрь атнасында Түбән Кама юлларында хуҗаларына матди зыян китергән 103 авария булган. Рульдәгеләрнең 18е исерек хәлдә «гаишник»ларга килеп капкан, 102се җәяүлеләргә тиеш урында юл биреп вакланмаган (җәяүлеләрдән 69ының юлда йөри белмәве ачыкланган), 44е балаларны махсус җайланмасыз йөрткән, 271 кеше иминлек каешын эләктереп тормаган.
1 сентябрьдә көндезге унберләр тирәсендә Төзүчеләр урамындагы 32нче йорт каршындагы җәяүлеләр юлында «Ауди Q7»не йөртүче 1961 елгы кемсә, юл аша чыгып килүче хатынны һәм аның коляскадагы сабыен таптата. 1983 елгы хатынның боты, муены, сул як иңбашы бик нык бәрелә. 2013 елгы баланың баш мие селкенә, сул як күзенә кан сава. Ана белән бала дәваханәгә озатыла. Шул ук көнне әлеге урамдагы 3нче йорт янында «НЕФАЗ» автобусын йөртүче 1970 елгы шофер, юлда куркыныч тугач, кинәт кенә тормозга басарга мәҗбүр була. Нәтиҗәдә, 1954 елгы пассажир хатын егылып, башы һәм сул кулы бәрелә. Ул да дәваханәгә китерелә. 3 сентябрь кичендә Сөембикә урамындагы 42нче йорт янында «Рено Логан» рулендәге 1991 елгы бәндә, машинасын туктатып, юл аша чыгучы 1960 елгы җәяүлене уздырып мәшәкатьләнмәгән. Машина таптаткан җәяүленең баш мие селкенә, чигәсе җәрәхәтләнә, сул як иңбашы бик нык бәрелә. Аны дәваханәгә озаталар. 4 сентябрьдә, көндез, Яшьлек урамындагы 10нчы йорт каршында «Митсубиси Оутлендер» рулендәге 1968 елгы адәм төп юлдан килә торган «ВАЗ-2107»гә юл бирмичә, шул машина белән бәрелешә. «ВАЗ-2107» автомобилендәге 1952 елгы пассажир хатынның баш мие селкенеп дәваханәгә илтелә. 5 сентябрь кичендә Зур Афанас авылының Молодежная урамындагы 9нчы йорты янында «Хундай Солярис» рулендәге 1985 елгы берәү, машинасы белән борылганда юл бирмичә, «ИЖ Юпитер-5» мотоциклын бәрдерә. Мотоциклда утырып баручы пассажир кызлардан 2004 елгысының балтыр сөяге сына, баш мие селкенә, 2003 елгысының да баш мие селкенә, 2005 елгысының аягы бәрелә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев