Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Вакыйгаларга бай булган

Яңа ел бәйрәмнәрендә Түбән Кама шәһәрендә һәм районында алты авария теркәлгән. Зыян күрүчеләр арасында бала да бар.

3 гыйнварда 9.25 сәгатьтә Түбән Кама – Чистай трассасында “Лада Калина” һәм “Рено Логан” машиналары бәрелешкән. Авариядә “Калина”ның 34 яшьлек йөртүчесе гаепле: алдагы машинаны узу өчен автомобиль каршы як юлга чыккан. Бәрелешү шулкадәр көчле булган ки, “Рено” юл читенә барып төшкән. Аның 72 яшьлек йөртүчесе дә, “Калина” йөртүчесе дә, бәхеткә, җиңелчә җәрәхәтләнгәннәр.  

Шул ук юлда 4 гыйнварда 14.15 сәгатьтә “Грейт Вол” автомобиле каршы як юлга чыгып “Шевроле Еванда” машинасына барып бәрелгән. “Грейт” руле артындагы 51 яшьлек ир җиңелчә җәрәхәтләнгән. Ә менә “Шевроле” салонында йөртүчедән кала 61 яшьлек пассажир, бер һәм дүрт яшьлек ике бала булган. Зуррак баланың балтыр сөяге, пассажирның бот сөяге сынган.

5 гыйнварда 13.00 сәгатьтә “Түбән Кама Нефтехим” предприятиесе идарәсе каршында “Лада Приора” һәм “Шевроле Круз” бәрелешкән. Авариядә “Приора” гаепле, ул каршы як юлга чыгып, “Шевроле” белән “үбешкән”. “Лада”дагы 49 яшьлек пассажир хатынны бот һәм оча сөяге сыну, баш мие селкенү   диагнозлары белән хастаханәгә озатканнар.

8 гыйнварда исә КөньякТАНЕКО юлында «Калина» автомобиле «Лада Гранта» белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә, 19 яшьлек “Калина” йөртүчесе, “Гранта” йөртүчесе һәм ике пассажиры җәрәхәтләнгән. Шул ук көнне иртәнге сәгать 8.30 да Түбән Кама – Чистай юлында тагын бер җитди юл һәлакәте теркәлгән. Байданкино авылын янында “Киа Соренто” автомобиленең юл чатында “Лада Вестага” урын бирмәве бәрелешүгә китергән. Ике машина йөртүчесе   зыян күрмәгән, ә менә “Лада”дагы өч пассажир хатынның икесе җитди җәрәхәтләнеп, хастаханәгә эләккән.

 10 гыйнвар кичендә Химиклар урамындагы 41б йорты каршында “Субару Импреза” автомобиленә “Шевроле Лачетти” китереп бәргән. Нәтиҗәдә, “Субару” пассажиры җәрәхәтләнгән.

Бәйрәмнәрдән соң беренче эш көнендә дә җитди юл-транспорт очрагы теркәлгән. Сәнәгать зонасында фура светофорның сары төсенә игътибар итмәгән. Сүз уңаеннан, биредә светофор ике атна дәвамында эшләми икән. Фура йөртүчесе җәяүлене күреп, сигнал бирсә дә, машинаны туктата алмаган. Нәтиҗәдә ике кеше авыр җәрәхәтләнгән, өченче кеше азрак зыян күргән. Бер кыз читкә сикереп өлгереп, сау-сәламәт калган. Авыр йөк машинасы йөртүчесе әйтүенчә, 42 еллык стаж эчендә мондый вакыйгага беренче эләгүе. Шулай ук ул фураның тизлеге сәгатенә 30 километрдан артмавын белдергән.

– Сигнал бирдем, әмма кешеләр ашыкмыйча атлавын дәвам иттеләр. Тизлекне киметтем, тормозга бастым һәм идарәне югалттым, – дип аңлата йөртүче.

Зыян күрүчеләрне чыгарыр өчен, фураны күтәртергә туры килгән. Урынга гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре килеп җиткән. Шаһитлар фикеренчә, светофор эшләсә, фаҗига булмас иде. Аны авариядән соң гына көйләгәннәр.

Фото: https://ntr-24.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев