Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Уяу булу ярдәм иткән

«Туган як» битләрендә алдау очраклары, схемалары турында еш язабыз. Әллә ишетмиләр, әллә укып оныталар - кармакка эләгүчеләр һаман кимеми. Иң авыры - күп очракта җинаятьчене табу мөмкин түгел. Әмма бу юлы ул кулга алынган. Бер алдаучының 77 яшьлек түбәнкамалыга шалтыратып, улының юл-транспорт һәлакәтенә эләгүе һәм гаепле булуы турында хәбәр итеп,...

«Туган як» битләрендә алдау очраклары, схемалары турында еш язабыз. Әллә ишетмиләр, әллә укып оныталар - кармакка эләгүчеләр һаман кимеми. Иң авыры - күп очракта җинаятьчене табу мөмкин түгел. Әмма бу юлы ул кулга алынган.
Бер алдаучының 77 яшьлек түбәнкамалыга шалтыратып, улының юл-транспорт һәлакәтенә эләгүе һәм гаепле булуы турында хәбәр итеп, зур күләмдә акча соравы һәм өлкән яшьтәге хатынның әлеге акчаны такси йөртүчесенә тапшыруы турында язган идек.
Җинаятьче кармагына зуррак балык эләктерергә теләгән, күрәсең, тагын ике хатын-кызга шалтыратып, «күңелсез хәбәр»не җиткергән. Әмма болары алдауның әлеге ысуллары турында ишеткән булган һәм, сөйләшеп тә тормыйча, полициягә хәбәр иткән.
Тикшерүчеләр тиз арада 27 яшьлек әлмәтлене кулга алган. Бу аның беренче генә җинаяте түгел икән, Ульяновскида да биш алдау очрагы ачыкланган. Аңа карата алдау һәм алдарга тырышу буенча җинаять эшләре кузгатылган.
 

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев