Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Туры килеп тора бит!

Аяк астында аунап яткан чүпкә инде исебез дә китми – урам себерүчеләр чыдасыннар гына. Балконда тәмәке тартырга яратучылар да төпчекне аска ташлый, ә күптән түгел сыра эчкән берәү буш шешәсен чүп чиләгенә кадәр илтергә иренгән, күрәсең, балконнан гына томырган.

Ләкин, гөнаһ шомлыгына йорт яныннан кыз бала узган. Шешә аның башына төшкән. Хәл Бакый Урманче урамындагы 28 нче йорт янында булган. Моны күргән кешеләр тиз арада полиция һәм «ашыгыч ярдәм» чакырткан. Кызның башы җәрәхәтләнсә дә, бәхеткә, баш мие селкенмәгән. Җәрәхәте төзәлүгә, баланы хастаханәдән чыгарачаклар, ә хәзерге вакытта тикшерү бара, шешәне ташлаган бәндәне эзлиләр.

Фото: https://pixabay.com/ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев