Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Телефоннан сөйләшәсеңме? Штраф!

Шәһәрдә ЮХИДИ инспекторлары «Мобильник» операциясе уздырды.

Рейд вакытында алар руль артында кәрәзле телефоннардан сөйләшүче йөртүчеләрне ачыкладылар. Химиклар урамындагы юлга чыккач та, биш минут узуга, беренче «балык»ны каптырдылар. Әмма тәртип бозучы үзенә белдерелгән дәгъва белән килешмәде. Руль артында телефоннан сөйләшеп баручы, тагын бер машина йөртүче, үзен тәртип бозуда гаепле итеп таныды. Сүз уңаеннан, мондый тәртип бозучыларга 1,5 мең сум күләмендә штраф салына.

ЮХИДИ хезмәткәрләре әйтүенчә, телефон­нардан машинада файдаланырга ярый, әмма моның өчен алар гарнитурага тоташты­рылган булырга һәм йөртүчеләргә комачау­ламаска тиеш. Бу очракта да юлларда игъти­барлылык сорала.

«Мобильник» операциясе Түбән Камада август ахырына кадәр, көн саен узачак.

Фото https://ntr-24.ru/ сайтыннан алынды

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X