Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбән Кама полициясе кисәтә

Билгесез кешеләр банк картагыз турында мәгълүмат сораса - бирмәгез! Пароль, пин-код, картаның куллану вакыты кайчан тәмамлануын, икенче яктагы өч санны - боларны бары тик алдаучылар гына сорый (бигрәк тә смс-хәбәр аша). Әгәр кеше сезгә акча күчерергә тели икән, аңа картаның ал яктагы 16 саны гына кирәк. Таныш булмаган телефон номерларыннан...

Билгесез кешеләр банк картагыз турында мәгълүмат сораса - бирмәгез! Пароль, пин-код, картаның куллану вакыты кайчан тәмамлануын, икенче яктагы өч санны - боларны бары тик алдаучылар гына сорый (бигрәк тә смс-хәбәр аша). Әгәр кеше сезгә акча күчерергә тели икән, аңа картаның ал яктагы 16 саны гына кирәк.
Таныш булмаган телефон номерларыннан килгән смс-хәбәрләрне ачмагыз һәм укымагыз!
Интернет-кибеттән әйбер сатып алганда, алдан ук түләмәгез, акчаны факт буенча гына җибәрегез. Телефоныгызга шалтыратып, якыннарыгызның фаҗигагә эләгүе һәм проблеманы хәл итү өчен акча кирәклеге турында әйтсәләр, беренче чиратта, якыннарыгызга шалтыратыгыз.
Пенсияне
арттырабыз дип...
Алдау очраклары турында мәгълүмат газеталарда еш язылса да, зәңгәр экраннардан күрсәтелсә дә, кармакка эләгүчеләр саны һич кимеми. Мисал өчен, күптән түгел 64 яшьлек хатын алдакчыларга 100 мең сумнан артык акчасын «тапшыра».
Зыян күрүче әйтүенчә, аның телефонына бер ир шалтыратып, үзен Пенсия фонды хезмәткәре дип таныштыра. Ул ханымга пенсиясенә 1000 сум акча өстәләчәген әйтә һәм банк картасы номерын сорый. Түбәнкамалы карта номерын да, икенче яктагы өч санын да укып бирә. «Хезмәткәр» аңа телефонына билгеле саннар күрсәтелгән смс-хәбәр килгәч, шалтыратып, бу саннарны әйтергә кирәк, ди. Дөрестән дә, телефонга шундый хәбәр килә, ханым аларны аерым дәфтәр битенә язып алып, күрсәтелгән телефон номерына шалтыратып укый. Күпмедер вакыттан соң аңа кабат смс килә, тик монысында банк картасыннан - 34 340 сум, күпмедер вакыттан соң тагын 75 750 сум алынуы турында мәгълүмат була. «Хезмәткәр» исә телефонын сүндереп куя. Нәтиҗәдә, урланган акча күләме 110 090 сум тәшкил итә.
Картасы аша
счетын
«чистарткан»
«Авито» сайтында да «корбаннар»ын сагалап торучылар күп. Алар сату-алу турында белдерүләр урнаштырып, беркатлы кешеләрнең банк карталарын «бушата». 51 яшьлек түбәнкамалы да нәкъ менә шундыйлардан зыян күрә. Гади инвалид арбасын сатуга куеп, шактый суммада акчасын югалта.
Арба бәясен ул 4500 сум итеп куя. Күп тә үтми, телефонына бер ир шалтыратып, аны әтисе өчен сатып алырга теләвен әйтә. Арбаны да үзе түгел, курьер алып китәчәк. Акчаны исә банк картасына күчерәчәк, янәсе. Хатын риза була һәм номерын әйтә. Сүз уңаеннан, бу картага пенсия акчасы да күчә икән. Шул ук банк счетында 110 000 сум да бар. Сатып алучыдан акча күчә, әмма 4500 урынына - 45 000 сум. Ир, алдау максаты белән буталчык итеп аңлатып, үз акчасын банкомат аша кире кайтаруны үтенгәч, хатын банкка бара, банкоматтан алдан әйтелгән картага башта 39 000 сум, аннан 55 000 сум, аннан тагын 25 000 күчерә. Берничә көннән банкка баргач, алдаучыга счетындагы акчасын күчергәне ачыклана.
Ноутбук
кирәк булган
Кайбер кешеләр шулкадәр беркатлы була ки, алдаучылар кармагына икешәр мәртәбә дә эләгә. Шулай, 25 яшьлек түбәнкамалы кредит та алмый, акчасын да югалта.
Интернетның ВКонтакте челтәрендә ул кредит алу мөмкинлеге турында мәгълүмат таба. Язманы урнаштырган «Алена Киреева» үзен Россиянең барлык банклары белән эш иткәнен аңлата. Түбәнкамалы аның ничек эшләве турында белешә һәм 150 мең сум кредит алырга теләвен әйтә, үзе турында мәгълүмат бирә. Аннан «белгеч» кушуы буенча банк картасына үз телефон номерын «бәйли», банктан «ризалык» хәбәре санын смс-хәбәр итеп 1231 номерына җибәрә һәм... картадагы 5419 сумыннан колак кага.
Шунысы да бар: әлеге хатын-кыз бер ай элек инде алданган була. Интернет аша ноутбук сатып алырга ниятләп, ул кулланышта булган товарны сатучы белән таныша. Тегесе техника өчен 7800 сум сорый һәм үз картасына акча күчерү кирәклеген әйтә. Түбәнкамалы акчаны күчерә күчерүен, тик сатучы элемтәне өзә, трубкасын алмый, смс-хәбәрләргә дә җавап бирми.
Эчке эшләр идарәсенең
матбугат хезмәте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев