Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

«Таеп китеп» типкән икән

Узган ел җәен хатын-кызларга ташланып, типкәләгәне өчен кулга алынган Альберт Хәбибуллинга бу атнада, ниһаять, хөкем карары чыгарылган.

Әлеге адәмгә Түбән Камада «тибүче» кушаматы да тагып өлгергәннәр.   Онытмаган булсагыз, вакыйга 2020 елның июль аенда булган иде.

Альберт Хәбибуллин «Гаилә» паркында хатын-кызларга ташланган, бигрәк тә йөкле һәм балалы хатыннарга карата рәхимсезлек күрсәткән. Паркта урнаштырылган видеокамералар да аның «кыланышларын» төшереп алган.
Бер видеоязмадан күренгәнчә, ул өч балалы мөслимәне типкәли, икенчесендә йөкле хатын артыннан йөгерә.

Парк сакчылары ул хәшәрәтне тотып, хокук сакчыларына тапшырганнар. Әмма берничә сәгатьтән Альбертны чыгарганнар. Бу исә шәһәрдәшләрдә генә түгел, республикада, хәтта чит ил кешеләрендә ризасызлык тудырган.

Күпләр шәһәр мэры Айдар Метшинга социаль челтәрләрдә гаеплене хөкемгә тартуны сорап, канәгатьсезлекләрен белдереп яздылар. Шуннан соң гына аны кулга алып, тикшерү башлаганнар. «Тибүче»гә карата «Хулиганлык» һәм «Ике яки аннан артык кешегә, йөкле хатын-кызларга физик яки психик зыян салу» маддәләре буенча җинаять эшләре кузгатылган. 

Судлар ябык булган һәм озакка сузылган. Шаһитлар әллә куркып, әллә башка сәбәп белән килмичә интектергән. Суд вакытында гаепләнүче ике очрак буенча гына гаебен таныган. Аның әйтүенчә, йөкле хатынга ул тибәргә теләмәгән. Янәсе, таеп китеп, «эләктергән». Ә мөслимәгә кәефе начар булганга ташланган. Сүз уңаеннан, тикшерү вакытында гаепләнүче йөкле һәм мөслимә хатыннарга тискәре мөнәсәбәттә булуын белдергән.

– Альберт Хәбибуллин суд утырышында зыян күрүчеләрдән гафу үтенде. Әнисенең сәламәтлеге начар икәнен аңлатты һәм бик кырыс хөкем чыгармауны үтенде, – дип хәбәр итте шәһәр прокуроры ярдәмчесе Айрат Саттаров.

33 яшьлек түбәнкамалы әлегә кадәр дә берничә тапкыр хөкем ителгән: алар арасында талау, караклык һ.б. бар. Дәүләт гаепләүчесе тугыз елга хөкем итүләрен сораса да, суд карары буенча, Альберт Хабибуллин алдагы алты елын гына каты режимлы колониядә уздырачак.

Соңрак билгеле булганча, җинаятьче хөкем карары игълан ителгән көнне апелляциягә гариза язарга да өлгергән. Ди-мәк, судлар әле тәмамланмаган. Тиздән аның эшен Югары Суд караячак.

 

 

Лилия Заһретдинова

Фото: https://ntr-24.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X