Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Суд залыннан хәбәрләр

Шәһәр суды эскәмиясендә – урамнарда хатын-кызларны типкәләп йөргән адәм.

Исегезгә төшерәбез, бу ир кыланмышларына полиция хезмәткәрләре башта игътибар бирмәсәләр, җәмәгатьчелек тырышлыгы белән хәлне хәтта шәһәр мэры күзәтүе астына алган иде. Вакыйгалар июль аенда булды. Аны «Гаилә» паркында урнаштырылган видеокамералар да төшергән.
Дүрт зыян күрүче хатынның судка икесе генә килгән. Алардан сорау алганда, гаепләнүче битен каплап, яшереп утырган. Хатыннарга ирне күрү авыр, әлбәттә. Җинаятьче белән кара-каршы очрашкан көнне берсенең йөклелеге алты айлык булган. Ир аның корсагына китереп типкәч, хатын чак кына баласын югалтмый кала. Икенчесенә балалар белән урамда йөргәндә һөҗүм иткән. Бу бәндә аңа җиде тапкыр типкән.
Суд барышында, башкалар сөйләгәндә гаепләнүче кысылып, үз фикерен әйтергә теләгән, әмма хөкемче залдан куу белән янагач, тынычланган. Гаебен ул өлешчә генә таныган. Суд утырышын 13 октябрьгә күчергәннәр. Анда тагын ике зыян күрүчедән сорау алмакчылар.

Фото https://ntr-24.ru/ сайтыннан алынды

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев