Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Соң булмаса ярый да бит

Электр самокатында баручы бер малай кечкенә баланы бәрдергән. Нәтиҗәдә, малайның башы һәм тагын берничә урыны җәрәхәтләнгән.

Зыян күрүченең әтисе белдерүенчә, авариядә гаепле үсмер самокатта тиешсез урында һәм зур тизлек белән барган.
Җәрәхәтләнгән балага хастаханәдә беренче ярдәм күрсәткәннәр. Икенче көнне аларга хокук сакчылары килгән, әмма зыян күрүчеләр гариза язмаган. Әти кеше балаларына электр самокаты сатып алучы ата-аналарны шулай ук игътибарлы булырга һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәтергә кирәклеген искәрткән.
Шәрехнамәләрдә кайбер кешеләр тизлекне электр самокатларда гына түгел, велосипедларда йөрүчеләр дә арттыруларын язганнар. Бер хатын, велосипедта «очкан» бер үсмернең, аның биш яшьлек баласын бәрдерүен әйткән.
Хәзерге вакытта электр ярдәме белән йөрүче җайланмаларның тизлеге ЮХИДИ ягыннан берничек дә тикшерелми. Узган ел транспорт министрлыгы электр самокатлары һәм гироскутерлар тизлеген сәгатенә 20 километрдан арттырмаска, яңа юл билгеләре кертергә, канунны бозган өчен җәза бирергә, дигән тәкъдим кертсә дә, проектны тәнкыйтьләп, төзәтмәләр кертергә кушканнар. Яңа версия быел февраль аенда тәкъдим ителгән, аның буенча сөйләшүләр бара. Ә нәтиҗә, һәрвакыттагыча, фаҗига була калса гына күрелер инде...

Фото: pixabay.com

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев