Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Схемалар иске булса да...

Берничә көн эчендә алдаучылар кармагына биш түбәнкамалы эләккән.

Бу хакта эчке эшләр идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Зыян күрүчеләрнең берсе – 60 яшьлек ир, мопедка мотор сатып алу нияте белән, «Авито» сайтына кергән. Анда ул үзенә кирәкле модельне табып, сатучыга 6 мең сум акча күчергән, әмма посылка килмәгән. Сатучы кабат телефонын да алмаган.
35 яшьлек хатын исә 24 мең сум акчасын «суга салган». Ул «ВКонтакте» челтәрендә диван сатып алмакчы булган. Сатучы акчаны күчерү өчен сылтама җибәргән. Түбәнкамалы банк картасы турында мәгълүматны язгач, счетыннан акчасы юкка чыккан. Зыян күрүче игълан бирүчегә хат язмакчы булган, тик ул аны «кара исемлек»кә керткән.
Тагын бер кешене үзен «банк хезмәткәре» дип таныштырган хатын алдаган. 41 яшьлек иргә ул «акчагызны урламакчылар, саклап калу өчен банк картасы турында мәгълүматны бирегез», дигән. Нәтиҗәдә, түбәнкамалы 26 мең сум акча югалткан.
Ә 35 яшьлек ир үзенә телефоннан фәхишә чакыртып, 25 мең сумыннан «коры калган». 

Бер хатынның Инстаграм акаунтын ватып кереп, алдаучылар аның битендә дәвалауга акча җыю турында берничә хәбәр урнаштырганнар. Янәсе, аның кызы авариягә эләгеп, инвалид булып калган һәм операциягә тиз арада зур күләмдә акча кирәк. Зыян күрүчегә бу хакта танышлары җиткергән. 

Фото: https://ntr-24.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X