Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Сата белмәсәң...

Бакча сезоны башлануга бакчачылар утырту, чәчү, су сибү, тукландыру, эшкәртү, өю һ.б. эшләргә чума. Иң зур куанычлары - бай уңыш. Тик кайчакта аны сату бәлагә әйләнә. Мисал өчен, 20 яшьлек кыз помидор сатарга теләп зур суммада акча югалткан. Ильинка авылындагы бакчада алар әнисе белән ел саен җиләк-җимеш утырталар. Быел помидор...

Бакча сезоны башлануга бакчачылар утырту, чәчү, су сибү, тукландыру, эшкәртү, өю һ.б. эшләргә чума. Иң зур куанычлары - бай уңыш. Тик кайчакта аны сату бәлагә әйләнә. Мисал өчен, 20 яшьлек кыз помидор сатарга теләп зур суммада акча югалткан.
Ильинка авылындагы бакчада алар әнисе белән ел саен җиләк-җимеш утырталар. Быел помидор бик күп булганга, бер өлешен сатарга булганнар. Кыз Авито сайтына белдерү урнаштырган, помидорның бәясен килосы 100 сумнан куйган һәм үз телефон номерын күрсәткән. Күпмедер вакыттан соң аңа үзен Александр дип таныштырып, бер ир шалтыратып, помидор бәясе һәм күләме турында сорашкан, яшелчә ресторан өчен (кыз ресторанның исемен хәтерләми) кирәк дип аңлаткан. Помидорны курьер килеп алачак дип әйткән. Ә 1000 сумны банк картасына күчерү өчен, картаның номерын гына түгел, икенче ягындагы саннарны да сораган. Курьер шалтыратып, адресны белешер, дип вәгъдә иткән. Бераздан кызга 22 мең сумы юкка чыгуы турында хәбәр килгән. Алданганын аңлаган кыз полициягә мөрәҗәгать иткән. Шунысы да бар: алдауның мондый төре барлыгы турында ул белә, тик картаның икенче ягындагы саннарын нигә әйткәнен аңлата алмый.
 
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев