Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Рульгә утырырга тиеш түгел

«Наркомания» диагнозы белән исәптә торган кешеләрне Түбән Кама прокуратурасы машина йөртү хокукыннан мәхрүм итмәкче була.

Бу хакта прокуратураның матбугат хезмәте хәбәр итә. Хезмәткәрләре тикшерү уздыргач, наркология диспансерында исәптә дүрт кеше торганлыгы ачыкланган. Аларның машина йөртү таныклыклары да бар. Федераль канун буенча, андый йөртүчеләр, сәламәтлекләре начараю куркынычы булу сәбәпле, машина руле артында йөрергә тиеш түгел. Куркыныч үзләренә генә түгел, бу вакытта юлда булганнарга да яный. Бу сәбәпләрне күрсәткән гаризалар судка тапшырылган.

Фото: https://ntr-24.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев