Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Рульдә исерекләр

Узган атнада «гаишник»лар салган баштан машина йөрткән хәчтерүшләрдән 41ен каптырганнар. 32 кешенең балаларны машинада махсус утыргычсыз йөрткәне ачыкланган. Вак-төяк авариянең 116 очрагы теркәлгән. Гадәттә, рульдәгеләрнең күз тондырып чабуларының азагы фаҗигале тәмамлана, узган атнада да шундый аянычлы хәл була. 27 июньдә Березовая Грива юлында 1986 елгы адәм, «ЛАДА-111960» автомобилендә Старый Закамский...

Узган атнада «гаишник»лар салган баштан машина йөрткән хәчтерүшләрдән 41ен каптырганнар. 32 кешенең балаларны машинада махсус утыргычсыз йөрткәне ачыкланган. Вак-төяк авариянең 116 очрагы теркәлгән. Гадәттә, рульдәгеләрнең күз тондырып чабуларының азагы фаҗигале тәмамлана, узган атнада да шундый аянычлы хәл була.
27 июньдә Березовая Грива юлында 1986 елгы адәм, «ЛАДА-111960» автомобилендә Старый Закамский авылыннан Борок ягына таба барганда, тизлеген арттырганлыктан руль белән идарә итә алмыйча юлның каршы ягына чыгып, баганага бәрелә. «Права»сыз килеш машина йөрткән бу исерек бәндә автомобиленә балаларга кадәр утырткан була! Бу фаҗига аркасында, 1981 елгы пассажир үлә, 2008 елгы малай, 2004 һәм 2005 елгы кызлар төрле тән җәрәхәтләре белән, дәваханәгә озатылалар. Аларның берсе дә иминлек каешын эләктермәгән була.
Ә аннан алдагы көннәрдә, мәсәлән, 22 июньдә иртәнге унынчыда Чулман урамында «ИЖ 2126» рулендәге 1973 елгы хатын, велосипедыннан төшеп тормыйча гына юл аша чыгучы 1997елгы кызны автомобиле белән бәрдерә.
23 июньдә иртәнге дүрттә, Актүбә һәм Спортивная урамнары кисешкән урында, «КИА Рио»ны йөртүче 1995 елгы исерек берәү, рульне «тыңлата» алмыйча, машинасы белән баганага барып бәрелә. Нәтиҗәдә, 1995 елгы пассажир кызның умыртка баганасына зыян килеп, ул дәваханәгә озатыла.
24 июньдә, көн үзәгендә, 21 яшьлек бәндә, үзенең «ВАЗ 211440» автомобиле белән, «Кама» кунакханәсе тукталышында светофорның яшел утына чыгып килүче 1987 елгы кызны бәрдерә. Башы имгәнгән җәяүле дәваханәгә озатыла.
25 июньдә кичке алтынчы яртыда «Рено Дастер»ның 1955 елгы йөртүчесе Химиклар урамында төп юлдан килүче «Үаmаһа» мотоциклына юл биреп тормый. Мотоцикл йөртүче һәм аның пассажиры җиңелчә тән җәрәхәтләре алалар

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев