Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Полиция хәбәр итә

Очраклы танышлык... Түбән Камада яшәүче 1974 елгы хатынга интернет аша танышуы бик кыйммәткә - 11 мең сумга төшкән. Өч ай элек ул хатын «Одноклассники» социаль челтәре аша 1979 елгы бер ир белән танышкан булган. Алар даими рәвештә телефон аша сөйләшеп торганнар. Бу хатынның очрашырга дигән тәкъдименә каршы, теге ир күрешүне...

Очраклы танышлык...
Түбән Камада яшәүче 1974 елгы хатынга интернет аша танышуы бик кыйммәткә - 11 мең сумга төшкән.
Өч ай элек ул хатын «Одноклассники» социаль челтәре аша 1979 елгы бер ир белән танышкан булган. Алар
даими рәвештә телефон аша сөйләшеп торганнар. Бу хатынның очрашырга дигән тәкъдименә каршы, теге ир күрешүне гел кичектереп килгән. Янәсе, аның вакыт ягы бик кысан, я ул командировкага китәргә җыена. Телефоннан сөйләшүләренең берсендә бу хатын үзенең күп акчалы эш эзләве турында әйткән. Интернеттагы таныш ир шәһәрдәге зур предприятиеләрнең берсенә эшкә урнашуда булышачагын, тик аның өчен 11 мең сум акча түләргә кирәклеген җиткергән. Бу хатын янына үзенең бер иптәше киләсен, акчаны шуның аша биреп җибәрергә тиешлеген дә әйткән. Икенче көнне ук бу хатын «Кино» кафесы янында таныш булмаган иргә 11 меңен тоттырган...
Алдартаз тозагы
«AVITO.RU» сайтына «Daewoo Matiz» машинасын сату турындагы белдерүне «элгән» алдартаз бер хатынны 3 мең сумыннан колак кактырган.
1962 елгы хатын интернет-сайтта әлеге белдерүне укыган. 2013 елгы машинаның 95 мең сумга сатыласын белүгә үк, анда күрсәтелгән кесә телефонына шалтыраткан. Аңа бер хатын-кыз җавап биргән. Аның сүзе буенча, янәсе ул машинаны алырга теләүче күп. Шунлыктан, аны сатып алу өчен, залог рәвешендә, алдан ук 3 мең сум акча түләп куярга кирәк. Машина алу уе белән янучы түбәнкамалы күрсәтелгән номерга 3 мең сумын салган. Шуннан соң теге хатынга шалтыраткан һәм җавапка инде машинаның сатылганын, ә 3 мең сумны аңа кире кайтармаячакларын ишеткән...
Картны талаганнар
28 июльдә 10.30 сәгатьтә йорт подъезды янында көтеп торып, ике карак кыз, хәйлә юл белән, бер картның 51 мең сумын талап шылганнар.
Мәчеттән гаеттән кайтып килүче картның каршысына чыккан бу карак кызларның берсе үзен социаль хезмәткәр дип атаган һәм бабайдан квартирына кертүне сораган. Карт ризалашкан. Кызларның берсе ишек катында калган, икенчесе картка ияреп аш бүлмәсенә узган. Кыз әлеге бабайга пенсия алганлыгын раслый торган квитанцияләрне алып килергә кушкан. Бабай китергән квитанцияләрне карап чыкканнан соң, озакламый акча реформасы булачагын, шунлыктан купюраларның номерларын язып алырга туры киләсен әйткән. Әгәр булса, купюраларны да карарга кирәклеген искәрткән. Карт алдартаз кызны йокы бүлмәсенә алып кергән һәм аның күз алдында сервант тартмасыннан сөт пакетына салынган бер төргәк акча алган. Пакеттагы 45 мең сум акчаны кызга бирмичә, үз кулында тотып торган килеш, номерларын яздырткан. Һәм урынына салып куйган... Бераздан кызлар чыгып киткәннәр. Аларны озаткач, карт акчасын кабат тикшерергә уйлаган. Әмма акча, төргәге-ние белән, юкка чыккан булган. Шулай ук, квитанция салынган тартмадагы 6 мең сумның да югалганын күргән...
УЯУ БУЛЫГЫЗ ! Әгәр дә кем дә булса сезнең янга килеп, үзен халыкка ярдәм күрсәтә торган хезмәт вәкиле дип әйтә икән, иң элек, аның документын алып тикшерегез. Таныш булмаган кешеләрнең кызыктыргыч тәкъдимнәренә ризалашмагыз. Туганыгыз, балагыз һ.б. бәхетсезлеккә, авариягә һ.б. юлыккан дигән ялган хәбәр белән шалтыратсалар, тикшерүе авыр түгел - якыныгызның үзенә шалтыратып карагыз. Җавап бирмәсә, полициягә хәбәр итегез. Бозымнан коткару, арзанлы товар сату, машина отуыгыз яки банктан бирелгән картагызга блокировка куелуы һ.б. турында телефонга SMS-хәбәр юллау аша да сезнең акчагызны кулга төшерергә маташырлар. Үзегезнең әбиләрегезгә, бабайларыгызга, олы яшьтәге әти-әниегезгә дә чит кешеләргә ышанырга, аларны квартирга кертергә ярамаганын, телефоннан чит кешеләр белән сөйләшмәскә икәнен аңлатыгыз.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев