Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Полиция хәбәр итә

Урларга да өлгергән, туздырырга да Хатын-кызлар консульта-циясенә килгән 35 яшьлек йөкле хатынны талаганнар. Көпә-көндез сәгать бер белән ике арасында аның сумкасыннан 200 сумы, банк картасы һәм пенсия иминияте таныклыгы булган акча янчыгын урлаганнар. Каракны - 21 яшьлек хатын-кызны тиз арада кулга алганнар. Акча, таныклык һәм банк картасы хуҗасына тапшырылган. Тик...

Урларга да өлгергән, туздырырга да
Хатын-кызлар консульта-циясенә килгән 35 яшьлек йөкле хатынны талаганнар.
Көпә-көндез сәгать бер белән ике арасында аның сумкасыннан 200 сумы, банк картасы һәм пенсия иминияте таныклыгы булган акча янчыгын урлаганнар. Каракны - 21 яшьлек хатын-кызны тиз арада кулга алганнар. Акча, таныклык һәм банк картасы хуҗасына тапшырылган. Тик менә картадагы 19 мең сумнан 12се генә калган, карак, ул акчага кибеттән ашамлыклар сатып алдым, дип әйткән.
Юктан тавыш чыгып...
Элек хөкем ителгән 43 яшьлек иргә карата үтерү факты буенча җинаять эше кузгатылган.
Тикшерү фаразы буенча, ул урамда 50 яшьлек түбәнкамалы белән танышкан һәм аны кунакка чакырган. Квартирда эчеп утырганда, тавыш чыккан һәм җинаятьче, пычак алып, кунагына берничә мәртәбә чәнчегән. Тегесе исә җәрәхәтләрдән җан биргән. Гаепләнүче кулга алынган.
Исереккә - диңгез тубыктан
Ике ир-егет күңел ачу үзәге янында торган «ундүртле» автомобилен урлаган.
Машина хуҗасы кичекмәстән полициягә мөрәҗәгать иткән. Каракларны бер сәгать эчендә кулга алганнар. Шуларның руль артындагысының исерек булуы ачыкланган. Җинаять эше кузгатылган. Урлап китүчегә өч елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.
Булат НӘБИУЛЛИН,
Түбән Кама эчке эшләр идарәсенең матбугат хезмәте начальнигы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев