Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Полиция хәбәр итә

Таш бәгырьле баласы аркасындамы? Шушы көннәрдә Балчыклы авылы янындагы иске кое төбендә 79 яшьлек хатын мәете табылган. Тикшерүчеләр фикеренчә, ул аннан чыгарга тырышкан, әмма булдыра алмаган. Аныӊ гәүдәсе яртылаш сазга баткан, кое стеналарында - бармак эзләре. Тукай урамындагы йортларныӊ берсендә яшәгән бәхетсез хатын 27 сентябрьдә үк Балчыклыга балан җыярга дип...

Таш бәгырьле баласы аркасындамы?
Шушы көннәрдә Балчыклы авылы янындагы иске кое төбендә 79 яшьлек хатын мәете табылган. Тикшерүчеләр фикеренчә, ул аннан чыгарга тырышкан, әмма булдыра алмаган.
Аныӊ гәүдәсе яртылаш сазга баткан, кое стеналарында - бармак эзләре. Тукай урамындагы йортларныӊ берсендә яшәгән бәхетсез хатын 27 сентябрьдә үк Балчыклыга балан җыярга дип өйдән чыгып киткән. Әмма кичен дә, икенче көнне дә кайтмаган. Туганнары борчылып, полициягә мөрәҗәгать иткән.
Хатын еш кына хәтерен югалта һәм адаша торган булган.
Ә менә улы әнисен эзләмәгән. Тану өчен алып килгәндә дә шактый исерек булган. Бу хатынның кайчан һәм ни сәбәпле үлүен тикшерү күрсәтер. Тәҗрибәле эзтабарлар аны салкын тиеп үлгән дип саный.
 
Видео аша тапканнар
3 октябрьдә Түбән Кама эчке эшләр идарәсенеӊ дежур бүлегенә талау турында хәбәр килеп ирешә.
Химиклар урамы 96нчы йорт янындагы тукталышта «Экспресс деньги» микрофинанслау үзәгендә көндезге сәгать 1дә билгесез ир, кайчы белән янап, хезмәткәрдән кассадагы бар акчаны - 32 меӊ сумны талап алган. Әмма бүлмәдә видеокамера урнаштырылганлыгын белмәгән. Шуӊа күрә аны кулга алу авыр булмаган. Полиция хезмәткәрләре 31 яшьлек җинаятьчедән акчаны кире алган. Аңа «талау» маддәсе буенча җинаять эше ачылган һәм 10 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный. Караклык һәм талау өчен ул элек тә җәзага тартылган булган.
 
Алтынга кызыгып үтергән
23 яшьлек кызныӊ ерткычларча үтерелүе турындагы хәбәр шәһәр халкын тетрәндерде. Кешеләр бу җинаятьнең сәбәбен белергә теләде, имеш-мимешләр белән үзара уртаклашты. Без әлегә төгәл билгеле булган фактлар турында гына сөйлибез.
Б.Урманче урамындагы 28нче йортта яшәүче хатын кайтып кергәч, кан эчендә яткан кызы мәетенә тап булган. Аныӊ аркасына пычак белән берничә мәртәбә чәнчегәннәр, аннары суйганнар. Алтын бизәнү әйберләре югалган.
Җинаятьче бер тәүлектән соң яшәгән урынында - Самара өлкәсендә табылган, урланган әйберләр үзе белән булган. 29 яшьлек әлеге бәндә августта гына төрмәдән чыгып, Түбән Камага акча эшләргә дип килгән.
Ир әйтүенчә, бу көнне ул эшкә бармаган. Башта сыра эчкән, аннары кунакка киткән. Корбаны белән таныш булган, берничә мәртәбә очрашканнар да, шуӊа күрә кыз аны өенә курыкмыйча керткән. Сүзе дөрес булса, җинаятьче пычакка алтын әйберләрне күргәч үрелгән. Чәнчегәч, квартирны яндырырга теләгән, әмма килеп чыкмаган.
Үтерүче бар гомерен рәшәткә артында үткәрергә мөмкин. Ул элек тә талау, урлау һәм алдауда гаепләнеп төрмәдә утырып чыккан.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев