Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Полиция хәбәр итә

Акча «күчергән» Полиция хезмәткәрләре чит кешеләргә карта номерын һәм аның икенче яктагы кодын әйтергә ярамавы турында кат-кат кисәтә. Әмма беркатлы кешеләр һаман табыла. Менә 37 яшьлек хатын да бу кисәтүләр турында ишеткән һәм укыган югыйсә, әмма алдаучылар кармагына барыбер эләккән. Аның Интернеттагы социаль челтәренә дустыннан хат килә. Ул үз электрон...

Акча «күчергән»
Полиция хезмәткәрләре чит кешеләргә карта номерын һәм аның икенче яктагы кодын әйтергә ярамавы турында кат-кат кисәтә. Әмма беркатлы кешеләр һаман табыла. Менә 37 яшьлек хатын да бу кисәтүләр турында ишеткән һәм укыган югыйсә, әмма алдаучылар кармагына барыбер эләккән.
Аның Интернеттагы социаль челтәренә дустыннан хат килә. Ул үз электрон картасыннан зыян күрүченең банк картасына акча күчерергә рөхсәт сораган. Монысы риза булган: карта номерын һәм икенче яктагы яшерен кодны язып җибәргән. Күпмедер вакыттан соң, зыян күрүченең телефонына төрле саннар язылган смс-хәбәрләр килә башлый. Ул аларны социаль челтәр аша дустына җибәреп бара.
Кинәт көтелмәгән хәл килеп чыга. Хатынның телефонына үз банк картасыннан акча «китү» турында хәбәрләр килә башлый. Нишләргә белмичә, хатын дустына шалтырата, тегесе бу вакытта йоклавы һәм бернинди хәбәр җибәрмәве турында әйтә. Аннары, яңадан шалтыратып, Интернет челтәренә керә алмавын, аңа башка кешеләр ватып кергәнен әйтә. Банк бүлегенә килгән хатынга «кайнар линия»гә шалтыратырга киңәш иткәннәр. «Кайнар линия» бу очракта ничек ярдәм итсен? Бары тик оператор югалган акчаның 18 500 сум икәнлеген генә әйтеп биргән.
Чаллыдан килеп урлаган
Түбән Каманың «Олимп» сәүдә үзәгендәге «Билайн» салоныннан көпә-көндез 64 980 сумлык телефон урланган.
Полиция хезмәткәрләре гаеплене тиз таба. Карак Яр Чаллыда яшәүче, моңа кадәр «талау» һәм «караклык» маддәләре буенча хөкем ителгән 29 яшьлек адәм булып чыга. Телефонны ул Чаллыдагы комиссион кибеткә 33 мең сумга саткан.
Эзләмәгәннәр дә...
«Шинник» пляжыннан 500 метр читтә ир мәете табылган. Аңа биредә кондызлар эзләп йөргән бер ир тап булган.
Ике-өч ай яткан гәүдәдән скелет кына калган. Паспорты үзендә булганга, ирнең кем икәнлеген тиз ачыклаганнар. 1962 елгы ир ялгызы гомер кичергән. Кызы - Түбән Камада, ике улы Казанда яши. Полициядә аның югалуы турында хәбәр булмаган. Тикшерү бара.
Түбән Кама эчке эшләр идарәсе матбугат хезмәте.
Аракы гаеплеме?
Шинчылар урамындагы 13а йортта яшәүче 26 яшьлек хатын бергә яшәүче 40 яшьлек иренең күкрәгенә пычак белән чәнчегән.
Алар алты ел бергә торган. Соңгы арада ир эчкән, өйдә еш кына тавыш чыккан, хәтта сугышуга да барып җиткән. Фаҗига булган көнне әлеге адәм исереп кайткан, талашкан вакытта хатынына ташланган. Тикшерүчеләр хатынның тәнендә күгәргән урыннар булуы турында әйтә. Хатын пычак алып, ирнең күкрәгенә ике мәртәбә чәнчегән. Әмма качып котыла алмаган, «кайнар эзләр» буенча тиз арада патруль-пост хезмәте хезмәткәрләре тарафыннан кулга алынган.
Хатынның балигъ булмаган баласы бар, икенчегә авырлы булуы мәгълүм. «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү бара.
Фаҗигале үлем
Камский поселогында кырга эшкә дип чыгып киткән 56 яшьлек иргә өенә исән-сау кайтырга насыйп булмаган. Ул үз тракторы астында кысылып үлгән.
Аның мәетен улы тапкан. Ул әтисе белән бергә эшкә барырга тиеш булса да, бераз тоткарланган. Килеп җиткәч, әйләнеп капланган трактор астында калган әтисенә тап булган. «Ашыгыч ярдәм» табиблары берни белән дә булыша алмаган. Беренче фараз буенча, тимер ат көпчәге тигезсез урында борылган. Шунысы да бар: тракторның кабинасы булмаган. Бәлки, ул йөртүченең гомерен саклап калган булыр иде.
НТР сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев