Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Полиция хәбәр итә

Үзе өчен алган, имеш Түбән Кама полиция хезмәткәрләре «ГАЗель» машинасында 800 литр этил спирты тапканнар. Машина рулендә Яр Чаллы кешесе булган. «ГАЗель»дә дистәләрчә тартмаларда 95 процентлы этил спирты тутырылган «фанфурик»лар булган. Кулга алынган ир аларны очраклы танышыннан үзе өчен сатып алуын әйткән. Ләкин 58 мең сумлык сыеклыкны эчәргә дә, сатарга...

Үзе өчен алган, имеш
Түбән Кама полиция хезмәткәрләре «ГАЗель» машинасында 800 литр этил спирты тапканнар. Машина рулендә Яр Чаллы кешесе булган.
«ГАЗель»дә дистәләрчә тартмаларда 95 процентлы этил спирты тутырылган «фанфурик»лар булган. Кулга алынган ир аларны очраклы танышыннан үзе өчен сатып алуын әйткән. Ләкин 58 мең сумлык сыеклыкны эчәргә дә, сатарга да өлгерми калган.
Дәүләт алкоголь инспекциясе начальнигы Ришат Нәфыйков әйтүенчә, продукция экспертизага җибәрелгән. Нәтиҗәләре буенча әлеге адәмгә карата административ эш кузгатылачак.
Ел әле башлануга карамастан, алкоголь продукциясе сатуда сигез тәртип бозу очрагы ачыкланган: шулар арасында -сату вакыты режимын бозу, тукталыш павильоннарында сату.
Барлыгы 120 литр алкоголь алынган. Беркетмәләр төзелгән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев