Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Ни эләксә, шуның белән...

Түбән Камада танышын табурет һәм таба белән кыйнаган ирне хөкем итәләр.

Суд эскәмиясендә утыручының фамилиясе – Гагарин. 2019 елның май аенда ирләр Бызов урамындагы 18 нче йорт фатирларының берсендә хәмер «салып» утырганнар. Күпмедер вакыттан соң араларында бәхәс чыккан. Билгеле булганча, 30 яшьлек гаеп-ләнүче зыян күрүчегә кимендә 20 тапкыр кулы белән суккан, аның аскы теш казнасын ике урында сындырган.

Әмма «дуслар» бер ай узгач, шул фатирда очрашкан. Хәмер куллангач, тагын сугыша башлаганнар. Җинаятьче үз фикерен башта куллары белән, аннары таба, башка «дәлилләре» беткәч, күрәсең, табурет белән куәтләп, зыян күрүчегә күптөрле авыр җәрәхәтләр салган.

Шунда булган тагын бер ир Гагаринны этеп җибәреп кенә, мескенне үлемнән саклап калган. Гаепләнүчегә карата өч маддә буенча җинаять эшләре кузгатылган.

Фото: https://pixabay.com/ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев