Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Мәгънәсез сәбәпләр аркасында...

Бер түбәнкамалы соңгы арада модага кереп киткән смарт сәгате һәм фитнес беләзеге сатып алган. Әмма аларны эшләтүче интернет-сервис ябылганга, әйберләреннән файдалана алмаганр.

Түбән Кама шәһәр суды прокуроры ярдәмчесе Ренал Гәрәев белдерүенчә, сатучы мондый очракта акчаны кире кайтарырга тиеш. Тик бу сатучы шул хакта белмәгән булса кирәк. Бәхәс судка китергән. Ләкин судка мөрәҗәгать иткән вакытта товарның гарантия вакыты тәмамланган булган, файдалану-файдаланмау вакыты да билгесез.
Җирле суд түбәнкамалы дәгъвасын канәгатьләндермәгән. Янәсе, сәгать һәм беләзек сатып алганда, онлайн-сервис әле ябылмаган. Аннары кулланучының сатучыдан товарның җитешсезлекләрен бушлай төзәтү турында сорау хокукы булса да, ул моны эшләмәгән икән.
Ә менә Югары Суд риза булмыйча, эшне яңадан тикшерергә җибәргән. Ни өчен дисәң, интернет-сервис товардан куллану вакыты буе эшләргә тиеш икән. Ул ябылгач та, җитешсезлекләрен бушлай төзәтү турында сорау мәгънәсез булып чыга түгелме? Шулай итеп, нәтиҗәдә, түбәнкамалы үз акчасын кайтара алган.

Фото: https://pixabay.com/ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев