Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Үлем белән тәмамланган...

Узган атнада Түбән Камада «Южная» трассасында фаҗигале һәлакәт булган. Шәһәр предприятиеләренең берсенә эшчеләрне алып баручы «ГАЗель» «Ниссан Альмера» автомобиле белән бәрелешкән. Автобуста бу вакытта тугыз кеше булган, бәхеткә берсе дә зыян күрмәгән. Җиңел машинадагы дүрт кешенең берсе каты җәрәхәтләнгән. Кызганыч, табиблар гомерен саклап кала алмаганнар. Калганнарына җиңелчә зыян килгән. Фаразларның...

Узган атнада Түбән Камада «Южная» трассасында фаҗигале һәлакәт булган.
Шәһәр предприятиеләренең берсенә эшчеләрне алып баручы «ГАЗель» «Ниссан Альмера» автомобиле белән бәрелешкән. Автобуста бу вакытта тугыз кеше булган, бәхеткә берсе дә зыян күрмәгән. Җиңел машинадагы дүрт кешенең берсе каты җәрәхәтләнгән. Кызганыч, табиблар гомерен саклап кала алмаганнар. Калганнарына җиңелчә зыян килгән.
Фаразларның берсе буенча, юл-транспорт һәлакәте начар һава торышы аркасында килеп чыккан. Бу көнне юллар да кардан чистартылмаган. Шаһитлар әйтүенчә, җиңел машина йөртүчесе бозлавыкта идарәне югалткан. ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүчеләрне юлларда игътибарлы булырга өндиләр.
НТР сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев