Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Көтә-көтә «көтек» булганнар

Шәһәр судында аеруча зур күләмдә алдау буенча эш каралачак.

Тикшерүчеләр фикеренчә, 26 яшьлек ир мунчалар төзү һәм бакчаларны төзекләндерү буенча үз эшен ачкан. Әмма эшләмәгән, Түбән Кама һәм Алабуга бакчачыларыннан акча гына җыеп яткан, әле пенсионерларга ташлама вәгъдә иткән. «Эшмәкәр»нең төзелеш өлкәсендә бернинди тәҗрибәсе дә, эшчеләре дә булмаган, хәтта рәсми рәвештә теркәлмәгән.
Тикшерүчеләр, ир үз өстенә алган эшне башкарырга җыенмаган, дип фаразлый. Үзен гаепләмәсеннәр һәм судка бирмәсеннәр өчен, ул эшчеләрне яллаган-яллавын, әмма эш бик акрын барган һәм ахырына җиткерелмәгән. «Бизнес» ике ел дәвам иткән. Бу вакыт эчендә алдаучы клиентларыннан 2 миллионнан артык сум акча үзләштергән. Зыян күрүчеләр буларак судта 11 кеше катнаша.
Гаепләнүче исә кешеләрне алдарга теләмәвен һәм эшнең гражданнар суды тарафыннан каралырга тиешлеген әйтсә дә, прокуратура җинаять эшен судка тапшырган.

Фото: https://pixabay.com/ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев