Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Коры сүзләргә ышанып...

Эшкә урнашырга теләгән 41 яшьлек ир бер алдакчыга 3мең 650 сум түләгән.

Социаль челтәрләр аша ул үзенә эш тапкан: бер гаилә автомобиль йөртүче эзли икән. Шартлары – шәһәрне белү, «В» категориясе, персональ йөртүче тәҗрибәсе булу. Хезмәт өчен аена 50 мең сум акча түләргә вәгъдә биргәннәр. Мондый эштән кем баш тартсын? Ир игъланда күрсәтелгән телефон номерына шалтыраткан. Эш бирүче Виталий Романович дип таныштырган, икенче көнгә очрашу вакытын билгеләгән. 
Икенче көнне ир янә телефоннан шалтыраткан. «Виталий Романович» аңа килер алдыннан газсыз су, алма согы, бер кап тәмәке алуын сораган. Аннары кәрәзле челтәр салонына кереп, бер номерга 1500 сум, икенчесенә 1100, өченчесенә 1050 сум күчерергә кирәклеген әйткән. Каршы килергә яхшысынмыйча, ир барысын да үтәгән. Әмма чекларын алып «офис»ка килеп җиткәндә, күпме генә шалтыратса да, трубканы беркем дә алмаган, бераздан телефонны бөтенләй сүндергәннәр. 
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев