Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Хуҗасы булмаган

“Институт” тукталышында хуҗасыз кара сумка табылган.

Аны тапкан кеше коткару хезмәтләренә шалтыратып, хәбәр иткән. Шунда ук Төзүчеләр урамындагы юл ябылган, тревога буенча гадәттән тыш хәлләр хезмәтләре килеп җиткән. 10 минуттан эт белән кинолог килгән. Арнела Бенсон кушаматлы эт сумканы тикшергәч, бернинди куркыныч әйбер дә тапмаган: эчендә кием-салым һәм яңа кәрәзле телефон булган. НТР хәбәрчеләренә шаһитлар иртәнге сәгать 6да сумка янында бер яшь ирнең йоклап ятканлыгы турында әйткәннәр. 

Моңа кадәр 13 ноябрьдә шуңа охшаш очрак Төзүчеләр урамындагы 24 нче йортта теркәлгән. Анда табылган сумкада да куркыныч әйбер булмаган.

Фото: https://ntr-24.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X