Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Хатыннарны күрәлмаучы хатын

Әле кайчан гына йөкле хатын-кызларга һөҗүм итүче ир турында язган идек. Күп тә үтми, булачак һәм яшь балалы аналарга бер хатын ташланганы билгеле булган.

Социаль челтәрләрне тикшергәндә хокук сакчылары бер хатын язмасына игътибар иткәннәр. Ханым Бызов базары янында гүзәл затларга кычкыручы, хәтта сугучы агрессив хатын-кыз турында язган. Соңрак аннан башка кешеләр зыян күргәнлеге билгеле булган, әмма полициягә беркем дә мөрәҗәгать итмәгән.
Хокук сакчылары хулиган хатынның исемен һәм яшәү урынын ачыклаганнар. Аңа 48 яшь икән. Хәзерге вакытта ул Түбән Кама психоневрология диспансерында дәвалана. Күршеләре аннан курка. «Яныннан узарга да куркам, сүгенә башлый», «Балаларны куркытып бетерде. Тәрәзәдән бөтенесен каргап кычкыра», «Аның янына килеп исәнләшергә ярамый, шизофрения белән авырый, диләр» дип «мактый» хатынны аны белүче кешеләр. Ул әти-әнисе белән яши, эшләми. Кибетләргә йөрергә ярата. Әмма анда да еш кына тавыш чыгара.
Бу хатыннан зыян күрүчеләрне 102 номерына шалтыратуларын сорыйлар.

фото: https://ntr-24.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев