Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Үкенә дә бит, тик үлгәннәрне кайтару мөмкин түгел

Яр Чаллыда яшәүче 26 яшьлек ирне ике пассажир үлеме өчен хөкем итәләр

Түбән Кама шәһәр судында чираттагы утырыш узды. Суд ябык режимда үтте, залда бары тик вафат булучыларның әнисен, әтисен һәм абыйсын калдырганнар.

Авария узган ел 2020 елда сәнәгать зонасында килеп чыккан. Машина йөртүче юл билгесенә игътибар бирмичә, юл кагыйдәләрен бозган. Нәтиҗәдә, машина йөк машинасы белән бәрелешкән. Аның салонында 23 яшьлек хатын булган. Аның баласы бу вакытта алдында утырган. Ана да, сабый да авыр җәрәхәтләрдән авария урынында һәлак булган.

Башта эш аерым тәртип буенча каралган. Әмма зыян күрүчеләр ягы аны гомуми тәртипкә үзгәртүен сораган. Тәнәфес вакытында НТР 24 каналы хәбәрчесе гаепләнүче белән аралашкан. Машина йөртүче юл билгесен күрмәвен әйткән. Ул, бәрелмәс өчен, читкә борылырга теләсә дә, өлгерә алмаган. Гаебен таный, үкенә, зыян күрүчеләргә ничек тә булса ярдәм итәргә тели.

Судның киләсе утырышы 16 феральгә билгеләнгән. Анда шаһитләр дә чакыртылган.

Фото: https://ntr-24.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев