Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Кармак җебенә эләккән

Коену сезоны башланганнан бирле, өченче кеше суга баткан.

Шушы көннәрдә Түбән Кама районының Зәй елгасында 49 яшьлек Бөгелмә кешесе батып үлгән. Фаҗига шаһиты Тәлгать Тожибаев әйтүенчә, ир елгага сәгать 11ләр тирәсендә балык тотарга килгән. Ул шаһиттан балыкның чиртү-чиртмәве турында сорашкан, аннары чишенеп, суга кереп киткән. Әмма елга уртасына җиткәч, ир кинәт бата башлап, кычкырырга тотынган. Моны күреп алган Тәлгать ярдәмгә ташланган.

– Мин аның кулыннан тоттым, ләкин аның инде хәле калмаган иде. Агым икебезне тагын да ераграк алып китте. Бу ир мине үзе артыннан төпкә тарта башлады, үзем дә бата яздым, – дип аңлата үзе дә Бөгелмәдән килгән шаһит.

Ул ирне коткара алмавына бик үкенә. Тәлгать Тожибаев ярга чыгып, коткаручыларны чакырткан. Коткару хезмәте мәетне ярдан 19 метр ераклыкта тапкан. Ул кармак җебенә эләгеп, котыла алмыйча баткан.

Фото: https://ntr-24.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев