Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Җинаятьче мәгълүм, җәзасы булырмы икән?

Хуҗасыз этләр һәм мәчеләр турында еш ишетергә туры килә. Ата-аналар балалары соравы буенча эт алып, уйнап туйгач ретдиноваурамга чыгарып ташлаучылар шактый. Әле алай гынамы?..

Ләкин хайваннарның уенчык түгел икәнен онытмау мөһим. Алдың, ияләштердең икән, димәк, син аның өчен җаваплы. Тик менә этен кыйнап, пычак белән чәнчеп бетергән адәм актыгы бу хакта оныткан булса кирәк.
Вакыйга 7 гыйнварда Сөембикә урамындагы йортларның берсендә булган. Шаһитлар әйтүенчә, 25 яшьлек исерек ир Барон кушаматлы шарпей токымлы этен башта кыйнаган, аннары 10 тапкыр пычак белән чәнчегән. Герда кушаматлы эткә дә яхшы эләккән – хуҗасы аны да кыйнаган. Күршеләре хайваннарның чинавын ишетеп, полиция чакырткан.
Барон яралардан бер тәүлек җәфаланып яткан, әмма хуҗасы аңа ярдәм күрсәтмәгән.Фаҗига турында ишеткәч, үзиреклеләр килеп, этне Яр Чаллы шәһәрендәге ветеринария клиникасына алып киткәннәр. Баронга анда операция ясаганнар, әмма, кызганычка, этне коткара алмаганнар. Алты яшьлек эт 8 гыйнварда җан биргән.
Бу вакыйга турында социаль челтәрләрдә Мария Бегман хәбәр иткән. Әлеге яңалык түбәнкамалыларны битараф калдыра алмады. Активистлар полициягә мөрәҗәгать итеп, хайванга карата кансызлык кылу турында гариза язганнар.
– Хуҗа тарафыннан чын хыянәт бу. Этләр һәм мәчеләр сөйләшә, зарлана алмыйлар бит, – дип яза түбәнкамалы Надежда Большакова.
Нәтиҗәдә, полициядә җинаять эше кузгатылган. Эш прокуратура тарафыннан күзәтү астына алынган. Әмма эт хуҗа-сы әйтүенчә, ул этеннән сакланырга мәҗбүр булган. Янәсе, Барон аңа ташлангач, башка чарасы калмаган. РФ Җинаять Кодексының 245 нче маддәсе буенча, җинаятьчегә 80 мең сумга кадәр, алты айлык хезмәт хакы күләмендә штраф салыначак, яки аны 360 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә җибәрергә, хәтта өч елга кадәр иректән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.
Тик, нишләптер, җәзасы каты булырына шикләнәм. Менә чит илләрдә, хайваннарны җәзалаучыларга һәм үтерүчеләргә карата канун бик кырыс. Әйтик, Германиядә моның өчен өч елга кадәр төрмә яки 25 мең евро штраф көтә, ә Франциядә 2 елга кадәр төрмәгә утыртырга яки 30 мең евро штраф салырга мөмкиннәр. Дөрес, Россиядә дә берничә кешегә карата җәза кулланылган. Ләкин әлеге адәмнәр хайваннарга карата ерткычларча кыланганнар. 2007 елда Орел шәһәрендә җиде этне үтергән бәндәне тугыз айга төзәтү эшләренә җибәргәннәр, 2009 елда Төмәндә үз этен үтергән өчен бер ир алты елга төзәтү эшләренә хөкем ителгән, 2015 елда Березники шәһәрендә үз баласы алдында хуҗасыз этне суйган адәм 15 мең сум штраф түләгән.
Хәзерге вакытта эт мәете Казанда экспертизада, ә хуҗалары шәһәрдән качкан. Шулай ук вәхши ирнең тумышы белән Волгоградтан булуы билгеле. Түбән Камада ул предприятиеләрнең берсендә эшләгән.
Мондый вакытта Муса Җәлил сүзләрен ничек искә алмыйсың:
«Бүреләр,
аһ... ләкин бүреләр
Бу кадәр үк ерткыч түгелләр».

Лилия Заһретдинова

Фото: https://ntr-24.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев