Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Икесенә – 18 ел

Шәһәр суды наркотикларны кабул итүдә, саклауда, сатуда гаепләнгән ике түбәнкамалыга хөкем карары чыгарган. Исегезгә төшерәбез: 23 һәм 25 яшьлек бу хатыннар контроль сатып алу вакытында кулга алынганнар.

Судта алар үзләрен азат итүне сораганнар, наркотиклар белән башка эш итмәскә һәм балаларын тәрбияләргә вәгъдә иткәннәр. Берсенең – биш яшьлек улы, икенчесенең өч һәм җиде яшьлек балалары бар. Әниләре «эшмәкәрлек» белән шөгыльләнгәндә, алар туганнары тәрбиясендә булган.
Гаепләнүчеләр тимер рәшәткә артында ярты ел уздырганнар, судья карарын ишеткәч, елап җибәргәннәр. Берсе – 9, икенчесе 8 ел 7 айга хөкем ителгән.  
Наркотикларны саклауда һәм сатуда тагын өч кеше гаепләнә. Егетләргә карата җинаять эше кузгатылган. Хәзерге вакытта шаһитлар күрсәтмә бирә. Әлегә суд карары билгеле түгел.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев