Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Игътибарсызлык һәлакәткә китерә

Татарстанда «Язгы каникул» дигән профилактик чара башланды.

30 мартка кадәр дәвам итәчәк акция юлларда балаларның сәламәтлекләрен һәм гомерләрен саклап калуга юнәлтелгән. 2021 елның ике аенда балигъ булмаганнар катнашында 61 юл-транспорт очрагы теркәлгән. Шуларда дүрт бала һәлак булып, тагын 63е җәрәхәтләнгән.

Пассажир балалар арасында җәрәхәтләнүчеләр һаман саен арта баруы да борчу тудыра. Әйтик, 24 гыйнварда Тукай районында «Дэу Нексия» машинасы зур тизлек белән барганда, каршы як юлга чыккан һәм «Лада Гранта» белән бәрелешкән. Салондагы дүрт айлык сабый җәрәхәтләрдән хастаханәдә җан биргән. Машинада махсус утыргыч куелуына карамастан, бала әнисе кулында булган.

Шулай ук юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәүче укучылар да игътибарсыз калмаячак. Алар турында мәгълүмат мәктәпләренә җибәреләчәк. Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне һәм җәяүлеләрне юлларда сак һәм игътибарлы булырга, юл кагыйдәләрен үтәргә чакыра.

Фото:https://ntr-24.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев