Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Игътибар үзәгендә – балалар сәламәтлеге

Юл-транспорт фаҗигаләрен кисәтү максатыннан, Түбән Камада «Язгы каникул» профилактик акциясе уза. ЮХИДИ мәгълүматы буенча, ел башыннан районда 16 яшькәчә балалар катнашында 7 юл-транспорт очрагы теркәлгән, шулар нәтиҗәсендә 8 бала зыян күргән. Акция вакытында машинада балаларны утыртып йөртү таләпләре, юл аша чыгу, җәяүлеләргә юл бирү кагыйдәләренеӊ үтәлеше тикшереләчәк. Белем бирү йортлары,...

Юл-транспорт фаҗигаләрен кисәтү максатыннан, Түбән Камада «Язгы каникул» профилактик акциясе уза. ЮХИДИ мәгълүматы буенча, ел башыннан районда 16 яшькәчә балалар катнашында 7 юл-транспорт очрагы теркәлгән, шулар нәтиҗәсендә 8 бала зыян күргән.
Акция вакытында машинада балаларны утыртып йөртү таләпләре, юл аша чыгу, җәяүлеләргә юл бирү кагыйдәләренеӊ үтәлеше тикшереләчәк. Белем бирү йортлары, уен мәйданчыклары, парклар күзәтеләчәк. Кагыйдә бозган һәр бала белән әңгәмә уздырылачак. ЮХИДИ хезмәткәрләре катнашында, шулай ук, мәктәпләрдә балалар һәм ата-аналар белән очрашулар уза. Акция 28нче мартка кадәр дәвам итәчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев