Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Гафу үтенгән һәм... сикергән

19 яшьлек кыз җиденче каттан сикереп һәлак булган. Үз-үзенә кул салыр алдыннан, ул 5 хат язган. Өстәвенә, кулларындагы кан тамырларын да кискәләгән.

Эчке эшләр идарәсенең аеруча мөһим эшләр бүлеге тикшерүчесе Рафаэль Шакиров әйтүенчә, ул башта үз бүлмәсендә бикләнеп, туганнарына хат язган, ә махсус хезмәтләр һәм полиция хезмәткәрләре чакырылгач, тәрәзәдән сикергән.
Билгеле булганча, кыз үз-үзен үтерү турында күптән уйланган. Социаль челтәрендәге битендә үз фотосы урынында биектә басып торган кеше сурәте куелган. Ул Казандагы диспансерда да дәваланган. 
Китәр алдыннан калдырган хатларында ул яшәүдән туйганлыгы турында язган, үзен гафу итүләрен сораган. Тикшерүчеләр кызны үз-үзенә кул салуга этәрүче кеше бар дип фаразлыйлар һәм җинаять эше кузгатканнар. Әмма әлеге адәмнең исемен әйтмиләр. 

Эзлиләр

Түбән Кама эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләре караклыкта гаепләнгән адәмне эзлиләр.
3 февральдә 18.30 сәгатьтә билгесез ир Тукай урамындагы 9 нчы йорт янында 49 яшьлек хатынның сумкасын урлап качкан. Сумкада документлар, телефон, акча булган. Аны йортның диварларына урнаштырылган видеокамералар төшереп алган.
Тагын бер өлкән яшьтәге кеше кибеттә бер ханымның онытып калдырган акча янчыгын алып качкан. 
Әлеге адәмнәр турында нәрсә дә булса белүчеләрнең 02, кәрәзле телефоннардан 8-919-640-71-03, 102 номерлары буенча шалтыратулары сорала. Анонимлык саклана. 
Мәгълүмат НТР сайтыннан алынды.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X