Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Фаҗигагә китергән шуклык

«Велики» паркында тугыз яшьлек малай таудан шуганда егылып, башын имгәткән.

Хәл узган якшәмбедә була. Видеокамера төшергән язмада аның таудан аягүрә шуганы, төшеп җиткәндә, артыннан төшкән тюбинг екканы ачык күренә. Малайның тормавын күреп, янына балалар җыела. Бер хатын бу хакта социаль челтәрләргә язып чыга.

«Велики» паркында бер малай башы белән каты бәрелде. Без аны эскәмиягә утырткач, ул аңын югалтты, исемен дә, адресын да хәтерләми. Аннары бөтенләй начар ишетә башлады, косты. Баш мие селкенгән булса кирәк. «Ашыгыч ярдәм» чакырттык», – дип хәбәр итә ул.

Бу вакытта бала янында әти-әнисе булмый. Алар бу язма чыккач, табыла. Кечкенә түбәнкамалыны хастаханәгә авыр хәлдә алып килгәннәр, реанимациягә урнаштырганнар. Табиблар әйтүенчә, бер тәүлек дәвамында малай аңына килмәгән диярлек. Дүшәмбе көнне аңа Казан республика балалар хастаханәсеннән килгән нейрохирурглар операция ясаган. Казан һәм Түбән Кама белгечләре өч сәгать дәвамында бала башындагы кан укмашкан урыннарны чистарткан, җәрәхәтләнгән урыннарын ямаган. «Туган як» хәбәрчесе аның хәле турында белеште.

– Бала аңына килде. Ашый-эчә, хәле тотрыклы. Әлегә ул күзәтү астында, Казан табиблары белән дә элемтәдә торабыз. Хастаханәдән чыгару вакыты билгеле түгел, – дип җавап бирде балалар хастаханәсе матбугат хезмәте начальнигы Яна Чупахина.

Малайны травматология бүлегенә күчерүләре дә билгеле. Шушы көннәрдә прокуратура тикшерү башлаган икән. Парк администрациясе дә, өлкәннәр дә куркынычсызлык кагыйдәләре үтәлсә, бу фаҗига килеп чыкмас иде, дигән фикердә.

– Үсмерләр ялларда җыелып, өере-өере белән таудан шуалар. Олыраклары, я шуграклары төртеп тә җибәрә. Мондый вакытта балалар өчен куркыныч, – ди Әминә Сибгатова.

– Без дә, хезмәткәрләр дә кисәтәбез, үзләрен тәртипле тотуларын сорыйбыз. Кызганычка, тыңламыйлар. Балаларның йөгерәсе, шаярасы килә бит. Ләкин бу фаҗигагә китерергә мөмкин шул, – ди «Велики» паркы администраторы Рәис Шәехов.

Лилия Заһретдинова

Фото:https://ntr-24.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев