Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Эзләгәннәрен дә белмәгән

Узган атнада югалган 34 яшьлек Булат Нигъмәтуллин табылган. Өч көн буе түбәнкамалыны дистәләрчә кеше эзләгән. Ярдәмгә хәтта эт белән кинологны чакырганнар, квадракоптер кулланылган.

Булатның туганнары аны табучыга 100 мең сум акча түләргә дә риза булганнар. Исегезгә төшерәбез, аның машинасы Урман урамындагы чишмә янында двигателе эшләп торган килеш табылган, эчендә документлар һәм телефон булган. Ирне «Корабельная роща» бакчачылык ширкәтендә исерек хәлдә тапканнар һәм полициягә китергәннәр. Ачыкланганчы, аның машинасын танышы килеп алырга тиеш булган, әмма, нишләптер, килмәгән. Үзен эзләүләре турында әлеге адәм хәтта уена да килмәгән.  

Эш үлем белән тәмамланган

Бер ирне дивар бастырып үтергән. Полиция хезмәткәрләре хәбәр иткәнчә, фаҗига 13 нче газ бүлүче станциядә диварларны сүткәндә булган.
Станциянең урыны һәм эш алып баручы фирма турында билгеле түгел. 47 яшьлек әлеге ир Әлмәттән булган. Ул табиблар килгәнче үк җан биргән. Тикшерү бара.

Тәртипле йөртүче булган, диләр...

Ширәмәт авылы янында «ВАЗ-2107» автомобиле КамАЗ астына барып кергән. 
Кама Аланыннан килүче машинада дүрт кеше була. Йөртүчесе 68 яшьлек икенче группа инвалид һәм алда утырган өлкән яшьтәге хатын урында ук һәлак булганнар. Артта утырган 14 яшьлек малай һәм 40 яшьләрдәге хатынны авыр җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатканнар. 
Беренчел фараз буенча, автомобиль каршы як юлга чыккан булган. ЮХИДИ хезмәткәрләре авариянең сәбәбен ачыклау буенча эш алып бара. Ирнең тәртипле йөртүче булуы билгеле, аның штрафлары да юк икән. Салондагы дүрт кеше дә куркынычсызлык каешлары белән каптырылган булган.  
Мәгълүмат НТР сайтыннан.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев